Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа

Бүген Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

Дөньядагы иң кадерле кешеләребез - Әниләр көне уңаеннан Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән ихлас котлауларымны кабул итегез. Җир йөзен­дәге иң матур сүз - Әни. Ул һәркем әйтә торган беренче сүз. Галәмгә җан өргән, тормыш бүләк ит­кән, төн йокыларын калдырып безне караган, иң тәмлесен, иң затлысын баласына биргән, үзе туң­ганда да баласын җылыта алган Әниләребез - алиһәгә тиң затлар. Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да тормыш йөген бер тигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз - алар безнең Әнилә­ребез. Соңгы елларда хатын-кызларга, аналарга карата Хөкүмәтебез тарафыннан зур игътибар бирелсә дә, төрле программалар кабул ителсә дә, алар алдындагы бурычыбыз - мәңгелек. Шу­ңа күрә дә һәрберебез әниләргә, әбиләргә, ана булырга тиешле хатын-кызларга үзебезнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны, игътибарыбызны күрсәтергә тиешбез. Әни­ләр бәйрәмендә генә тү­гел, ә һәр көнебез әниләр исәнлеге өчен дога кылып, аларга изгелек эш­ләүдән башланырга ти­еш.

Әниләребезгә нинди генә затлы бүләкләр, алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәннәр бирсәк тә, аз булыр. Кадерлик без әниләрне һәм олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылмасын! Из­ге бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә, сеңелләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр көне

2
X