Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп балалыларга җир бирәләр

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирелүе турындагы хәбәрне ишеткәч, өч балалы дустымнан, җир артыннан йөри башладыгызмы соң әле, дип кызыксындым. Юк шул, мин Ана капиталына да чак кына эләкми калдым, инде менә җир дә тими, чөнки олы улыбыз 18 яшьтән узган, дип җавап бирде.

Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гөлнара Нурмөхәммәтова әйтеп узганча, җир участогы өч һәм аннан да күбрәк 18 яше тулмаган баласы булган һәм уллыкка (кызлыкка) һәм опекага бала алган гаиләләргә йорт төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыль­ләнү өчен бушлай бирелә. Аларга җир бирүгә нигез булып торучы «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәреш­ләр кертү турында»гы Татарстан законы әле 2011 елның 26 декабрендә генә кабул ителсә дә, бу яңалыкны ишетеп, җир артыннан йөри башлаганннар инде. Безнең районда барлыгы 255 гаиләнең җир алырга хокукы бар, шуларның 23е җир һәм милек палатасына гариза биргән. Бу гаиләләрнеә барысы да җир участогы алган очракта, 30,6 гектар җир мәйданы кирәк булачак. Гөлнара Илдаровна арада, безнең болай да ике-өч участогыбыз бар, дип җирдән баш тартучылар да, өч улым бар, безгә җир бик кирәк, диючеләр дә барлыгын әйтте.

Законда язылганча, бер гаиләгә җир участогы 6 сутыйдан алып 20 сутыйга кадәр (безнең районда - 15) бирелергә мөмкин. Рәсмиләштергән вакытта ул барлык гаилә әгъзаларына да бүленә. Моңа кадәр җире булып, анда йорт салып, милек буларак милек палатасында теркәлгән, әмма җир участогы рәсмиләштерелмәгән очракта, яңа кабул ителгән закон нигезендә аны бушлай рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Тик бу очракта җир участогы 20 сутыйдан артмаска тиеш. Әмма яңа урыннан җир алу күпкә отышлырак. Законда билгеләнгәнчә, гаилә кайсы авыл җирлегендә теркәлгән, шуннан җир алырга хокуклы. Җирле үзидарә органнары җир кишәрлекләрен бирү нормаларын билгели. Безнең районда бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача төзелеше өчен ул 00,6-00,8 гектар, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, шәхси йорт төзүгә 00,8-0,15 гектар итеп билгеләнде.

Күп балалы гаиләләр иң элек гариза белән район җир һәм милек мөнә­сәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаризаларны электрон рәвештә дә бирергә мөмкин. Электрон гариза бирү өчен www.uslugi.tatarstan.ru сайтына керергә кирәк. Андагы "Предоставление многодетным семьям земельных участков" бүлегендә нинди документлар кирәклеге һәм җир кишәрлеге алу тәртибе турында бәйнә-бәйнә язылган.

"Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Законның 9 пунктында күрсәтелгәнчә, гариза кергән көннән башлап, бер ай эчендә җирле үзидарәнең вәкаләтле органы мөрәҗәгать итүчене шәхси торак төзелешен, дача төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу хокукы булган гражданнар исемлекләренә кертү турында карар кабул итә һәм күрсәтелгән гражданнарга исәпкә алу номеры бирә. Гражданнарның чираты гариза бирелү көне һәм вакыты буенча билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күп балалыларга җи Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирелә