Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күперне дә өмә белән салалар

Авыл җирендә туган һәр кешенең балачактан күңеленә уелып калган, һаман күзалдында торган урыннары бар. Табигатьнең гүзәл почмагына төренеп утырган Зур Тәрбит авылы халкының да бар ул андый урыннары. Шуларның берсе- Гөбенә елгасы буендагы Тимер Чутар чокыры, Зиреклек болыны.

Бу урындагы яшел хәтфәдәй тугайда инде менә ничә еллар авыл көтүе йөри, малларны туплауга авыл яныннан ук агучы Гөбенә буена алып төшәләр. Болыннан бераз баргач, каен җиләге, җир җиләге, кура җиләге, балан,чикләвек, гөмбәгә бай урман башлана. Элек-электән авылны туендыручы урманга бару өчен күпер аша чыгарга кирәк. Көтү дә шул күпердән йөри. Әлегә сыерлар елга аша чыга.Иске Тәрбиткә дә җәяү яки ат белән турыдан гына шуннан барырга була. Ул күпернең субайларын инде хәзер үзләре картаеп баручы авыл кешеләрнең ата-бабалары каккан булган. Һәр яз характерын күрсәтергә яратучы Гөбенә аша салынган бу күпернең такталарын язгы ташкыннар башланыр алдыннан ел саен сүтеп алалар икән. Инде менә күперне яңадан салыр чак җиткән. Субайлары череп баручы күпердән трактор, ат белән генә түгел, җәяүлеләргә дә чыгу куркыныч була башлаган. Авыл җыенында уйлашканнар да, халыктан акча җыеп, быел күпер салырга ниятләгәннәр. Һәр йорт хуҗалыгыннан икешәр йөз сум җыярга килешкәннәр, артыграк бирергә теләүчеләр--рәхим итсеннәр. Бу авылда хәйрия акчасын өйдән-өйгә кереп җыю гадәте юк, кибеткә килгәч, кибетчегә биреп калдыралар. Мәлки кулланучылар җәмгыяте кибетчесе Оксана Морозова аларның төгәл исемлеген алып бара. Кадакларны шушы кибеттән сатып алганнар. Күпер төзелешендә "Гөбенә" агрфирмасы да төзелеш материаллары булышлык күрсәтә.

Ямьле майда күпер салу эше башланып киткән. Төзүчеләре читтән килгән кешеләр түгел, ә авылның үз кешеләре. Кем тели, шул күпер салышырга бара. Бу якларда яшәп килгән матур йола ул авыр эшләрне бергәләп шулай өмә белән башкарып чыгу. Бригадирлары итеп 62 яшьлек Александр Мухинны сайлап куйганнар. Геннадий Соколов, Александр Митрофанов, Валерий Кошкин, Николай Кириллов һәм башка бик күпләрне үз эченә алган бригада бабайлар ысулы-ягъни үз көчләре белән субайларны кагып бетергәннәр инде. Тиздән яңа күпер дә өлгерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Зур Тәрбит авылы Гөбенә елгасы