Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесенең район туры Кайбычта 7 майда узды.

Район мәгариф бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ хезмәте белән берлектә үткәрелгән әлеге бәйге биш сәгатькә якын барды. Олы Кайбычтагы һөнәр училищесының автомобильдә йөрү мәйданына барлык мәктәпләрдән дә командалар килгән иде. Бәйгенең максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче...

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева сәламләде һәм командаларга уңышлар теләде. Мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин командаларны ярыш шартлары белән таныштырып үтте. Алар каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, эрудитлар турниры, мәдәни конкурс, юл-транспорт һәлакәте булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынашты.

Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча малайлар арасында барган шәхси беренчелектә Олы Урсак мәктәбе укучысы Рушан Биктаһиров җиңүгә иреште. Икенче урында- Олы Кайбыч мәктәбеннән Илнур Хәкимов. Мәлки мәктәбеннән Николай Зайцев өченче урынга чыкты. Кызлар арасында беренче-икенче урыннарны яулаган Олы Подберезье мәктәбеннән Юлия Турова белән Юлия Шемахина югары әзерлек күрсәтте. Өченче урын Борындык мәктәбеннән Айзилә Абдрахмановага бирелде.

Командалар арасында Олы Подберезье мәктәбеннән Валерий Савинов җитәкчелегендәге команда җиңүгә иреште. Алар 21-23 майда Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең республика этабында районыбыз данын яклаячак. Олы Урсак командасы 2011-2012 елларда да икенче урынны яулаган иде, быел да икенче урынга чыкты. Берничә ел җиңүчеләр рәтендә барган Олы Кайбыч мәктәбе командасы быел өченче урын белән генә чикләнде.

Җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыккан командаларга Мактау кәгазьләрен Рамил Зиннәтуллин тапшырды. Ә истәлекле бүләкләр соңрак тапшырылачак.

- Укучылар бәйгегә елдан-ел яхшырак әзерлек белән киләләр. Бу - мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә җитди карыйлар дигән сүз. Командаларны бәйгегә әзерләгән тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучыларга рәхмәт. 9-13 яшьтәге укучылар арасында үткәрелгән бәйгедә команда составына кергән укучылар биш ел рәттән катнаша ала. Мондый бәйгеләрдә катнашкан укучылар яшьтән үк юлда үзләрен ничек тотарга икәнен белеп үсә, - диде Рамил Зиннәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев