Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыш бабай ятим балаларны сөендерде

Үз балаларын гына түгел, чит- ятларның балаларын, ятимнәрне үз канаты астына алган, гаиләләренә сыендырган олы йөрәкле әти- әниләр бар. 30 декабрьдә Балалар сәнгать мәктәбенә шундый әти- әниләр һәм балаларны Чыршы бәйрәменә чакырдылар.

Үз балаларын гына түгел, чит- ятларның балаларын, ятимнәрне үз канаты астына алган, гаиләләренә сыендырган олы йөрәкле әти- әниләр бар. 30 декабрьдә Балалар сәнгать мәктәбенә шундый әти- әниләр һәм балаларны Чыршы бәйрәменә чакырдылар.

Балалар Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәтте: шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде.

Балаларны Яңа ел бәйрәме белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.

-- Минем, беренче чиратта, мәрхәмәтлелек үрнәге булган әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә. Сез үз гаиләләрегезгә бу балаларны кабул итмәгән булсагыз, язмыш юллары кайларга илткән булыр иде икән үзләрен, билгесез. Аларны илебезнең лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүдә бар көчегезне куясыз. Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, тату, мул, тыныч, бәхетле тормыш телим, - диде район башлыгы.

Сабыйларны котларга республикабызның ятим балаларга ярдәм итүче "Наз" хәйрия фонды президенты Нурия Сәйфетдинова тормыш иптәше Әсхәт Әхмәдиев белән бергә килгән иде. Кыш бабайга хат язган балаларга бүләкләр дә алып килгәннәр.

-- Безнең "Наз" хәйрия фонды Кайбыч балаларының якын дустына әйләнде. белән тыгыз элемтәдә торабыз, - диде Нурания апалары.

Кайбыч Кыш бабае белән Кар кызы һәр балага тәм- том тутырылган махсус бүләкләр өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай ятим балаларны сөендерде

2
X