Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыш оешканлыкта сыный

Көн саен диярлек явып торган кар авыл халкына өстәмә кыенлыклар тудыра. Авыл эчендә транспорт белән генә түгел, җәяү йөрүе кыенлаша.

Олы Кайбыч авылында бу проблеманы торак-коммуналь хуҗалыгы хәл итәргә тырыша, билгеле. Җитәкчеләре Ринат Сөн­гатуллин әйтүенчә, кар чистартуга махсус "МТЗ-82" тракторы, тракторчылар Александр Егоров һәм Рузалит Җәләлиев билгеләнгән. Алар Олы Кайбыч авылы урамнарына, көнкүреш калдыклары полигонына хезмәт күрсәтә. Буранлы көндә тәүлек әйләнәсе эш туктамый. Тракторчылар Александр Егоров көндезге, Рузалит Җәләлиев төнге сменада эшли. Болардан тыш, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Олы Кайбыч эчендәге ал­ты чакрымга якын озынлыктагы тротуарларны да чистарта. Моның өчен махсус бригада оештырылган.

- Явым-төшемнәрнең еш булуы безнең ягулыкка булган чыгымнарны тагын да арттыра, билгеле, шулай да бу эштә өзеклекләр килеп чыкканы юк әлегә, - ди торак- коммуналь хуҗалыгы начальнигы Ринат Рәхимович.

"Гөбенә" җәмгыятенә караган авыл җирлекләре авылларны кардан чистартуда җәмгыять ярдәменә таяна. Анда һәр филиалдагы ферма тирәләрен, авыл эчен­дәге юлларны "Т-150" тракторында Геннадий Петров чистарта.

Борындык авыл җирлегендә бураннар булып, юлларга кар күп салганда, "Заволжье" җәмгыяте тракторы авыл эчендәге юлларны ача. Кар азрак яуса, шәхси тракторлары булучылар эшкә керешә, чөнки туганнары, балалары машина белән кайткан очракта, олы юлга кадәр аларны чыгарырга кирәк, диделәр авыл җирлегеннән.

Терлекчелек объектлары булган авылларда бу проблема җиңелрәк хәл ителә. Шул ук вакытта кечкенә авылларда яшәү­челәр турында да онытырга ярамый. Авыл җирлекләре әлеге проблеманы хәл итүдә җәмгыять­ләр ярдәменә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кар кар чистарту

2
X