Көз – ярминкәләр чоры
Шәһәр халкын авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән тәэмин итү максатында уздырылучы ярминкәләрдә Кайбыч уңганнары да актив катнаша.
Узган шимбәдә районыбызның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Казан шәһәренең Яңа Савин районы базарында оештырылгын көзге ярминкәдә сәүдә итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең сыйфат буенча консультанты Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, ярминкәгә иртә таңнан 26 автомашина юлга кузгалган. "Алтын кырлар", "Гөбенә" һәм "Заволжье" жәмгыятьләре, хуҗалыклар, "Кайбычагрохимсервис" жәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр, Зур Урсак, Борындык, Колаңгы авыл җирлекләре, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Кайбыч кооператоры", Кайбыч икмәк пешерү комбинаты казанлыларга ит-сөт, атланмай, югары сортлы он, бөртекле-кузаклы культуралар, шикәр комы, икмәк-күмәч изделиеләре, яшелчәләр сатты. Печән, салам, тирескә дә сорау зур булды. Ярминкәгә Казанның Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев килгән иде. Аны сәүдә рәтләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров таныштырды. Район мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме Казан тамашачыларына җыр-биюләр бүләк итте. Көн яңгырлы, халык аз булуга карамастан, якташларыбыз бу көнне 1 миллион 500 мең сумлык товар сатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев