Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лилия Сафина “Закон территориясе” республика бәйгесендә җиңү яулады

Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина республика күләмендә үткәрелгән "Закон территориясе" бәйгесе лауреаты булды.

Әлеге бәйге шәһәр-районнар, предприятие-оешмалар, югары һәм урта белем бирү йортларында, яшьләр белән эшләүче спорт, мәдәният үзәкләре, клублар арасында үткәрелә. Аның максаты - үз территорияңдә хокук тәртибе үтәлешен тәэмин итү, яшьләрне хокукый яктан тәрбияләү, закон бозуларны профилактикалау. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган бу бәйге 2007 елдан бирле үткәрелә. Лилия Сафина Кошман авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Диплом һәм ноутбук белән бүләкләнде.

- Әлеге бәйгегә тәкъдим ителгән 193 эшнең 35е сайлап алынган. Җиңүчеләр арасында булуыма шатланам. Бу - безнең җирлектә хокук тәртибен саклау буенча алып барылган максатчан хезмәтебезнең нәтиҗәсе, - диде Лилия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Сафина “Закон территориясе” республика бәйгесендә җиңү яулады

2
X