Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әллә кайдан күренеп тора, Солдатта булган, диләр...

Яңа ел алды көннәрендә Мөрәле авылы егете Алмаз Галләмов Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп туган ягыбызга кайтты.

Алмаз Фердинат улы Чиләбе өлкәсенең Карабаш шәһәрендә артиллерия гаскәрләрендә хезмәт ит­кән. Хәрби хезмәткә алын­ганчы Яшел Үзән шә­һәрендә механика көллиятендә автомеханик һө­нәрен үзләштергән. Килә­чәктә үз һөнәре буенча эшкә урнашырга ниятли. Туганнары белән очрашуга ук, районга хәрби учетка басырга килде. Биредә эшләүче Рушания Миңнуллина хәрби комиссариат системасында Кай­быч мөстәкыйль район булып оешканнан бир­ле хезмәт куя. Бу еллар эчендә ул армия сафларына озатып каршы алган егетләрне санап бетерүе дә кыен. Ел саен һәр чакырылышта районыбыздан хәрби хезмәткә кырыклап егет китә.

- Аларның барысы да миңа үз улларым кебек. Армиядә хезмәт итүче егетләрнең күбесе белән хат та алышабыз. Алар үз хезмәтләре турында яза, мин киңәшләремне бирәм. Узган елның кө­зендә районыбыздан 63 егетне хәрби хезмәткә озаткан идек, шуларның 40 ка якыны туган якларына әйләнеп кайтты инде, тиздән калганнары да кайтыр дип көтеп торабыз. Һәр кайткан солдат минем яныма хәрби исәпкә басарга киләләр. Быел көзге чакырылышта план буенча 33 егет китәргә тиеш иде, без 35 кешене озаттык инде, тагын икесе китәсе бар, - ди Рушания ханым.

Алмаз да, барлык хәр­биләр кебек үк, егетләр өчен армиядә хезмәт итүне зур тормыш мәктәбе дип саный. Армия характер, ныклы ихтыяр көче тәрбияли. Болар тормыш өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат Армия

2
X