Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульянково терлекчеләре 1 Май бәйрәмен фермада каршы алачак

Яңа елдан соң түземсезлек белән көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе - 1 Майдыр, мөгаен. Килешәсездер, кояшлы язгы көннәре белән генә түгел, озакка сузылган яллары белән дә күңелләрне җылыта ул. Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип аталуы да юкка гына түгел: авыл кешесенә язгы эшләрне башларга менә дигән вакыт!

Ә кайберәүләр өчен май бәйрәме ни дә, яз бәйрә­ме ни. Аерма юк, чөнки аларның хезмәте бер ге­нә көн дә ялны белми - терлекчеләрне әйтүем. Ульянково авылында яшәү­че Татьяна һәм Петр Дементьевлар, мәсәлән, гадәттәгечә, бәйрәмнәрдә дә фермага, маллары янына ашыгачак. Гаилә башлыгы Ульянководагы терлекчелек фермасын җитәкли, уңган хуҗабикә сыер сава. Яшьләрне хез­мәт урыны таныштырган, дүрт ай очрашып йөр­гәннән соң кавышканнар. Кызлары Евгениягә инде 10 яшь, ә игезәкләр Никита белән Дениска әле яшь ярым гына булып килә.

- Көзгә балалар бакчасына бирәчәкбез, әлегә мин эштә вакытта туганым ярдәмгә килә. Декрет ялымның да бер аен гы­на өйдә утырдым, авыл җирендә хезмәт итмичә генә көн итеп буламы соң?! - ди ана.

Хуҗаларның уңганлыгы турында өйләре, каралты-куралары да сөйли. «Ана» (Гаилә) капиталына Ульянковода йорт сатып алганнар, аны җи­ренә җиткезеп төзекләндергәннәр. Авылда яшь белгечләрнең яшәү шарт­ларын яхшыртуга юнәлдерелгән махсус программа буенча якын киләчәктә тагын да киңәергә исәп­ләре юк түгел. Күпбалалы гаиләнең өметләре зурдан, ки­ләчәккә ышаныч бар, чөн­ки эш шартлары канәгатьләндерә, хезмәт хакы даими тү­ләнә.

- Кая без юк, шунда ях­шы, диләрме әле?! Әлбәт­тә, иптәшемнең дә, минем дә эш җиңелләрдән димәс идем. "Шәһәр ягына каерырга иде, туган" дип, "киңәш" бирүчеләр булмады түгел. Туган җиребез авылда булгач, җир кешесенең канына сең­гән хезмәтне башкарып яшәргә язсын, дим. Иптәшем дә үзем сыман авыл җанлы булды, - диде игезәкләрнең әтисе Петр.

Хезмәт агачының мул җи­мешләрен татып, гаи­лә­гезне тагын да ишәйтеп, башкаларга үрнәк булып яшәгез, Дементьевлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: льянково терлекчеләре 1 Май бәйрәмен фермада каршы алачак