Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Максат – игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу

Июльнең кыл уртасында Кайбыч игенчеләре дә җиң сызганып уракка төшкән иде. Әмма озак көттергән яңгырлар, нормасын үтәргә теләгәндәй, берничә көн буена чиләкләп койды гына.

Узган атнада ТР Президенты катнашында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та яңгырларның урып-җыю эшләренә җитди үзгәрешләр кертүен әйтеп узды.

- Быел Татарстанда бөр­текле культуралар уңышы эчке ихтыяҗларны гына канәгатьләндерергә җитә­чәк. Кырларда үстерелгән ашлыкны түкми-чәчми җыеп алу мөһим, безгә игеннәрнең һәр килограммы кадерле. Бар көч­не җитештерүчән, сыйфатлы хезмәткә юнәлдерергә кирәк, - дип мөрә­җәгать итте министр.

Узган ел биш миллион тоннадан артык ашлык үс­тергән республикада быел тулаем ашлык күлә­ме өч миллион тонна булыр дип фаразлана. Быелгы урып-җыю кампаниясенең беренче көн­нә­ре шундый фаразга җир­­лек бирә. ТР Президенты Рөс­тәм Миңнеханов бу күр­сәткечкә дә әле яхшы оештырылган хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешергә мөм­кинлеген әйтте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, район игенчеләре алдында 24 мең 423 гектар мәй­данда бөртекле культуралар җыеп алу бурычы тора. Урып-җыюны тоткарлыксыз башкарып чыгарга мөмкинлекләр җитәрлек. Әле шушы көн­нәрдә генә "Заволжье" җәмгыятенә унбер, "Гөбе­нә"гә Чаллыдан ике "Нью-Холланд" комбайны кайтуы да җитештерүчәнлекне арттырырга нигез бирә. Ягулык-майлау материалларына да кытлык юк. Уракка кил­гәндә, "Гөбе­нә"дә борчак, сабан бодае, "Алтын кырлар"да арпа, арыш, "Заволжье"да борчак, арыш уңышын җыеп алуга керештеләр. Урак чорында Кайбыч игенчеләренә аяз көннәр генә юлдаш булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч игенчеләре

2
X