Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Малаллада яшәүче Федотовлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде

Бу араларда редакция журналистлары район үзәгеннән читтә урнашкан кечкенә авылларга ешлады әле. Кендекләре белән туган җирләренә береккән, мөмкинлек булса, уч табаны кебек кенә авылларын бернинди зур мегаполисларга да мәңге алыштырмаячак кешеләр яши анда. Малала авылында яшәүче Елена белән Николай Федотовлар да шундыйлардан. Бар яктан да килгән, уңган-булган гап-гади гаилә бу....

Россия күләмендәге әлеге медаль 25 елдан артык пар канатлар булып бергә яшәүче, тәртипле балалар тәрбияләп үстерүче, эш урынында да, гаиләдә дә яхшы яктан бәяләнүче парларга 2008 елдан бирелә башлады. Бәхеткә, безнең районда андый гаиләләр күп. Әнә ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина да һәр авыл җирлегеннән шушы медальгә быел тәкъдим ителүче гаиләләрнең исемлеген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга алып кергәч, кемгә бирергә икән дип шактый озак киңәшүләре турында әйтте. Чөнки барысы да лаеклы, бөтенесе дә бүләкләрлек, әмма медаль бер генә. Соңгы сүзне район җитәкчесе әйткән: Федотовларга бирергә! Бу гаиләнең башкалардан бер өстен ягы бар: менә биш ел инде үзебезнең районда караучысыз калган өч бертуган баланы тәрбиялиләр.

Әнә шулай итеп, оештыру комитетына Федотовлар кандидатурасы китә һәм яклау таба. Медальне 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кече Мәме авылы мәдәният йортында узган тантаналы кичәдә тапшырдылар. Иҗади якын килеп, тырышып әзерләнгән кичә булды ул. Анда яңа өйләнешүчеләрне дә, Ана (Гаилә) капиталына сертификат алучыларны да, көмеш, энҗе, якут, алтын туйларын билгеләп үтүчеләрне, тормыш сукмагыннан 55 елдан артык бергә атлаучыларны да чакырганнар иде. Кичәне әзерләгән китапханәче Валентина Охотникова белән мәдәният йорты методисты Надежда Фомина һәр гаилә тарихын аерым өйрәнгән, алар турында авылдашларына бай мәгълүмат бирделәр. Ә медальне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды, авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм:

- Бу медаль чыннан да иң лаеклыларга гына бирелә. Кечкенә авылларда да Федотовлар кебек үрнәк, тормыштан ямь һәм тәм табып яши белүче гаиләләр булуына горурланабыз. 8 июльнең Гаилә бәйрәме итеп игълан ителүе юкка гына түгел. Аның төп максаты - гаиләләргә игътибарны тагын да көчәйтү, аерылышуларны киметү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларга тиешле тәрбия бирүгә шартлар тудыру.

Ә Федотовлар гаиләсен, дөресрәге, Еленаны күптәннән беләм. Кече Мәме авылында балалар бакчасында эшләгән чорында да, мәктәптә укыткан вакытында да еш очрашырга туры килде аның белән. Өйләренә баргач, тормышларының бөтенлегенә, йортларының зәвык белән бизәлүенә, бакчаларының шаулап үсүенә, үз эшен башлап җибәрүчеләргә 58 мең сум бирә башлагач, иң беренчеләрдән булып шул программага кереп, сарай төзеп куюларына да сокланып кайткан идек. Кызы Татьяна, улы Дмитрий үсеп беткәч, әниле булып та чит кеше кулына калган Дима, Татьяна, Михаилны үз канатлары астына алуларына да сокланган идек. Балаларның исемнәре туры килүен кара әле. Үз кызының улы тугач, аңа да Михаил дип исем кушканнар. Әти-әниләрен тәбрикләү өчен сәхнәгә күтәрелгән Татьяна болай диде:

- Без бик бәхетле гаиләдә үстек. Чыннан да киң күңелле кешеләр алар. Өч баланы тәрбиягә алабыз диюләренә дә гаҗәпләнмәдек, шатландык кына. Алар безгә килгәндә кечкенә иде әле, ә хәзер карагыз, нинди зурлар. Бертуганнар кебек яшибез без, тәмам дуслашып беттек, Казаннан ялларга кайтканда аларга аерым бүләкләр алырга тырышам. Әнине дә хөрмәт итәләр, авыр күтәрмә, дип кенә торалар.

Бу - гаиләләрендә мәхәббәт, тугрылык яшәгән гаиләләрдә генә шулай була ала.

Гаилә бәйрәменә чакырылган Людмила белән Олег Рыбаковларның уч төбедәй нәни кызларына ничек назлап караганнарын күрсәгез иде сез! Тупырдап үсеп килүче өч уллары - Саша, Денис, Андрейдан соң алып кайткан тансык кызлары Лиана бит ул! Авылдашлары Людмила белән Иван Козиннар гаиләсендә дә шатлык: быел нәни уллары Борис туган. Кызлары Оля, Полина, уллары Коля кулларыннан да төшерми аны. Тагын бер зур сөенеч: дүрт балалы бу гаиләләрдәге нәниләр капитал белән туган. Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова аларга сертификатларны тантаналы төстә тапшырды.

Безнең районда 689 гаиләгә сертификат тапшырылган, шуларның 531е капитал акчасыннан файдаланырга өлгергән инде. Россия Пенсия фонды бездәге шушы гаиләләрнең исәп-хиса счетына 190 миллион сумга якын акча күчергән. Гаиләләргә зур ярдәм бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Малаллада яшәүче Федотовлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде