Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәченең йорты ник янган?

Балачактан барыбызга да мәгълүм әкияттәгечә, ут белән сак булмасаң, афәт килеп чыгуы бар. Ә янгынның телләре аяусыз... Укучылар арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалаучы "Яшь талантлар - куркынычсызлык өчен" дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваленең муниципаль этабы кысаларында үткән сишәмбедә "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә район мәктәпләре укучылары очрашты.

Әлеге конкурс берничә максатны күз алдында тота: укучыларның янгын куркынычсызлыгы буенча эшчәнлеген җанландыру, шуңа бәйле рәвештә аларны иҗатка тарту, яшүсмерләрдә янгын сүндерүче, коткаручы һөнәрләренә, ирекле янгын сүндерү отрядлары эшчәнлегенә кызыксыну уяту. Нәрсә-нәрсә, ә иҗатка мәхәббәт безнең укучыларда болай да җитәрлек: конкурста ясаган чыгышлар, җибәрелгән кул эшләре шул хакта сөйли. Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсенең Апас районындагы дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы, өлкән инспектор Илдар Вәлиев та укучылар җибәргән рәсемнәр белән соклануын белдерде. 17 мәктәптән җыелган иҗат сөюче балалар дүрт номинация буенча чыгыш ясады: вокал, авторлык яки бард җырлары, хореография, театр сәнгате. Театр сәнгате үзе берничә юнәлешкә бүленеп бәяләнде, чөнки кайберәүләр сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, ә кайбер мәктәп укучылары тулы сюжетка корылган әдәби-музыкаль композиция әзерләгән. Моннан тыш, белем учреждениеләрендә "Яшь янгын сүндерүчеләр" хәрәкәте дә уңышлы эшли, бу отрядларның агитация-пропаганда юнәлешендәге чыгышлары да күңелгә үтәрлек иде. Шуңа да мәгълүмати-методик үзәк методисты Ландыш Зыядиева, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина һәм редакция журналисты составындагы жюри җиңүчеләрне билгеләгәнче бик озак фикер алышты. Чыгыш ясаучылар арасында мәктәпләрдә "ЭКО" үзәге аша эшләүче түгәрәкләргә берничә ел дәвамында йөреп, тәмам остарган укучылар байтак, барысы да диярлек төрле конкурсларда катнашып, шомарып беткән. Шигырь сөйләүчеләр арасында беренче урынга Бәрлебашы төп мәктәбеннән Фирүзә Мусина белән Адилә Гыйбадуллина, икенче урынга Мөрәледән Адилә Шәрәфиева, өченче урынга Ульянково мәктәбеннән Анастасия Челнокова лаек дип табылды. "Вокал" номинациясендә ялгыз башкаручылар Олы Кайбычтан Инзилә Сираҗиева белән Иске Тәрбиттән Сергей Васильев беренче-икенче урыннарны бүлеште. Җыр коллективлары арасында җиңү бертавыштан "Татар егетләре" төркеменә (Борындык төп мәктәбе) бирелде. Иске Чәчкаб мәктәбенең кызлар коллективы (астагы рәсемдә) башкаруындагы янгын куркынычсызлыгы турындагы такмаклар икенче, Кече Мәме кызлары башкаруындагы "Янгын сүндерүчеләр маршы" өченче урынны алды. Чүти укучылары урманда янгын китереп чыгарган тәртипсез малайлар турында курчак спектакле белән сөендерде, ә Бәрлебашы мәктәбенең иҗат коллективы "Мәченең йорты яна" тамашасын (өстәге рәсемдә) күрсәтте. Әлеге коллективларга икенче урын бирелде. Агитбригадалар сәнгатьле сөйләм, костюмнар, реквизит, башкару осталыгы буенча бәяләнде, нәтиҗәдә Зур Подберезье укучылары икенче, Мәлки һәм Олы Кайбычлар өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр, катнашучылар сертификат алды. Беренче урынга чыгучылар бәйгенең республика этабында катнашу хокукын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшь талантлар – куркынычсызлык өчен”