Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәхәббәт бездән башлана!

Үзеңне-үзең мактау бер дә килешә торган эш түгел, беләбез. Әмма ни хәл итик - бу юлы хезмәтебезнең нәтиҗәсе чыннан да мактанырлык булды шул. "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе, электр элемтәсе узелы һәм почта хезмәткәрләренең Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм концерты бик зур уңыш белән үтте.

Бу сүзләрне язарга җөрьәт тә итмәс идек, әмма шыгрым тулы залның һәр чыгышны алкышларга күмүе, соңыннан гөрләтеп кул чабуы, сәхнә артына килеп, шалтыратып, урамда очратып, рәхмәт җиткерүе, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның, сәхнәгә менеп, тамашабызны югары бәяләве безгә үзебез турында да язу хокукы бирә сыман.

Концертның мәңге искерми торган Мәхәббәт хисенә багышлануы юкка гына түгел. Уйлавыбызча, бу төшенчә безнең оешмаларны берләштерүче төп фактор. Гашыйк җаннар бер-берсенә хисләрен, яратуларын аңлатсын өчен почта һәм электр хезмәте кирәкми дисезме әллә? Ә газета-журналларда гашыйклар, сөю-сәгадәт турында язылган мәкаләләребез якыннарыбызга кабат-кабат мәхәббәт аңлатырга этәрә түгелме соң?Шулай булгач, сөйгәннәрне кавыштыру, ерак араларны якынайту өчен никадәр саваплы эш башкарабыз булып чыга бит! Бер түбә астында, күпбалалы гаилә сыман, җыр-сәнгатькә, бию, шаян сүзгә дә осталар эшли бездә. Электр элемтәсе узелының технигы Фирдинә Зиннәтуллина, участок начальнигы Илнур Сибгатуллин, Олы Кайбыч авылы хат ташучысы Халидә Нуретдиновалар куйган шаян сәхнәләр генә дә ни тора! Залда халык эче катып көлә, сәхнә артында - без, катнашучылар. Алып баручы, кулдашым Ранил Гарифуллин да, бер-ике минуттан сәхнәгә чыгасын онытып, көлә, югыйсә, репитицияләрдә күреп, ишетеп, сәхнәдәгеләрнең һәр әйтәсе сүзен алдан белеп торабыз. Әмма, юк, барыбер кызык, чөнки сәхнәгә һәр чыгуларында әллә никадәр яңалык кертеп җибәрәләр алар!

Тамашаны Зур Урсак почта элемтәсе бүлеге начальнигы Гөлназ Нуриева, аның тормыш иптәше Рамил һәм уллары Алмаз "Сөям, җаным" җыры белән башлап җибәрде. Мәхәббәткә багышланган кичәбездә ретро-җырларга махсус өстенлек бирдек: электр элемтәсе узелы монтеры Ринат Гаттаров "Беренче мәхәббәт", электр механигы Рифат Шаһиевның тормыш иптәше Дания ханым "Бәллүр чишмә", электр механигы Рәмис Яруллинның гомерлек яры - Зөлфиясе "Күңелдә ике яз", Хуҗа Хәсән почта бүлекчәсе хат ташучысы Венера Муллина "Бер тутырып карадың", "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Фәридә Нигъмәтҗанованың илһамчысы - Россия эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге начальнигы ярдәмчесе, подполковник Марс Нигъмәтҗанов "Алым жәл түгел сиңа", Фирдинә Зиннәтуллина "Иркәң буласым килә" кебек җырларны башкарып, залдагыларга яшьлек елларын, тәүге сөюләрен исләренә төшерергә мәҗбүр итте. Гүзәл затларның бию коллективы башкаруында "Березка" биюен, "Кайбыч егетләре" бию ансамбленең чыгышын, "Сәрвиназ" кызлар ансамбленең "Әйтергә микән, әйтмәскә микән?", егетләр коллективының "Эх сез, матур кызлар"ын зал яратып тыңлады. Электр монтеры Айрат Миңнуллинның кызы Алисә татар халык биюен шаккаткыч башкарды: сәхнәдә, әйтерсең, очып кына йөри, аяк очлары идәнгә тияргә дә өлгерми кала сыман. Миңнуллиннар гаиләләре белән шундый сәнгать җанлы, Айрат абый кичәнең музыкаль бизәлешен тәэмин итте, тавыш операторы буларак, аппаратураны көйләп, тавышларыбыз матур яңгырасын өчен тырышты. Җыр көйләрен барлап, җыеп, төнлә дә эшләргә туры килгән үзенә. Иске Тәрбит хат ташучысы Лилия Давыдова, почта элемтәсе бүлекчәсе операторы Наиләнең тормыш иптәше Нәфис Хөснетдинов, редакция бухгалтеры Рәзинә Ибәтуллинаның җырлавын тамашачылар алкышларга күмде, гүя, алар күпмегә генә җырласа да, тыңларга әзер иделәр. Рәзинә апаның улы - кечкенә Нияз әтисенә багышлап шигырь сөйләде. Зөлфия Яруллина барыбызны да шаккаттырды: "Күңелдә ике яз" җыры белән күзләрне яшьләндереп, моңга салып кереп киткән иде, кай арада костюм алыштырып өлгергән, дәртле чегән кызы биюе белән яңадан чыкты! Булганнан бар да була шул! Сәнгать җитәкчеләребез Рамилә Әбләзова, Светлана Зыядиева, биюләрне сәхнәгә куйган Ксения Исәншина, синтезаторда уйнаучы Фатыйма Сәмигуллиналарга да рәхмәтебез чиксез.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тырышлыгыбызны югары бәяләде:

- Коллективлары аз санлы, дип, өчегезне берләштерү уе ялгыш булган икән, һәр коллектив аерым-аерым гына да менә дигән итеп концерт куярлык талантлар җыелган сездә!- дип шаяртты. Ә нәрсә? Ә без риза! Эштән соң дәррәү җыелып репетициягә китәргә, өйгә кич соң гына кайтырга, эштә коридорда очрашканда да рольләрне кабатлап алырга өйрәнгән идек бит инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт