Миллионлы табиблар
"Авыл табибы" федераль программасы авыл сырхауханәләрендә табиблар җитмәүне уңай якка хәл итәргә булышты.
Белгәнегезчә, 35 яшькә кадәрге, медицина буенча югары уку йортын тәмамлаган һәм биш ел дәвамында авыл сырхауханәсендә эшләргә теләгән табибларга 1 миллион сум акча бирелә. Моннан тыш, торак шартларын яхшырту өчен Татарстан хөкүмәте бу суммага тагын 100 мең сум өсти. Әлеге мөмкинлектән файдаланырга теләгән Нигъмәтуллиннар быел Кайбыч район үзәк сырхауханәсенә эшкә кайтып урнашты.
Онколог белән офтальмолог сырхауханәгә бик кирәк иде. Табиб булмау сәбәпле, күз күреме начар булучылар күзлек сайлау өчен генә дә шәһәр табибларына барырга мәҗбүр заманнар артта калды хәзер. Ерак юлга чыгып китәргә берәү дә атлыгып тормый, бигрәк тә өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Онкологик авыруларга бәйле хәл исә бигрәк тә кискен - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Кайбычта онкологик авыруларның саны арткан, үлем очраклары да ешайган.
Бәхтияр Шамилевич үз вазифасына сентябрьдә генә керешсә дә, беренче айда ук онкологка 70 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 15енә алга таба тикшеренү өчен Республика клиник онкология диспансерына юллама бирелгән.
- Заманча дәвалау системалары яман шешне тулысы белән дәваларга мөмкинлек бирә, әмма авыру соңгы стадиягә җиткәндә дәвалау авыррак. Авыруларның 80 проценты авыртуга чыдый алмас дәрәҗәгә җиткәч кенә табибка килә. Куркытасым килми, шулай да, аз гына шик туса да, табибка күренергә кирәк, - ди табиб.
Айсылу Нурисламовна да пациентларның саны көннән-көн артуын билгеләп үтте. Мәктәпләрдәге медицина күзәтүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, миопия (ерактан начар күрү) һәр алтынчы балада очрый.
Өлкәннәрдә катаракта, глаукома, күзләр ялкынсыну кебек авырулар күзәтелә икән. Күз табибы начар күрүчеләргә күзлек сайларга ярдәм итә, диагноз куя, оператив дәвалау кирәк булганда авыруларны Казанга җибәрә.
Нигъмәтуллиннарның ни өчен нәкъ менә Кайбыч сырхауханәсен сайлавы белән кызыксындым. Миллион дигәч тә, күз күрмәгән авылга кайтып төпләнү батырлык сорый бит. Бер дә "күрмәгән" җир түгел икән Кайбыч - Айсылу тумышы белән Буа шәһәреннән. Туган якларына да, башкалага да якын урнашуы, сырхауханәгә дә нәкъ менә аларның белгечлеге буенча табиблар кирәк булуы шәһәр бөкеләреннән, ыгы-зыгыдан туйган яшьләрне безнең районга китергән. 2008 елда Бәхтияр Шамилевич Казан дәүләт медицина университеты дипломын алган, интернатура, ординатура тәмамлаган, Республика клиник онкология диспансерында бер ел хезмәт иткән. Тормыш иптәше әлеге уку йортын 2010 елда бетергән, Казанның 7нче шәһәр һәм Республика клиник офтальмология сырхауханәләрендә эшләү тәҗрибәсе бар. Һөнәре буенча - онколог-гинеколог. Район сырхауханәсе коллективының уңай мөгамәләсе, ярдәмчеллеге яшь белгечләргә эш процессына кереп китәргә ярдәм иткән. Казанда туып-үскән табиб-онкологка поликлиниканы җитәкләүне дә ышанып тапшырганнар.
Яшь гаиләнең алда торган хыяллары күп: югары дәрәҗәдә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, яңа җиһазлар юнәтү, үзләренең торак мәсьәләсен хәл итү... Биш ел үтеп, килешү вакыты чыккач та, Кайбычта төпләнеп калырга теләкләре дә бар. Миллион гына кызыктырмаган яшь табибларны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев