Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Милләт кроссы – 2012”

Ел саен үткәрелүче "Милләт кроссы"н Кайбычта көтеп алалар. Бүген ул район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә оешкан төстә узды. Спорт сөючеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде.

Йөгерү буенча ярыш, гадәттәгечә, мәктәп укучылары арасында башланып китте. Аннан соң стартка оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, пенсионерлар басты. Җитәкчеләр арасында, ягъни VIPлар, ярыш аерым үткәрелде. Алар арасыннан беренче урынны Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова, ә ир-егетләрдән Саклык банкының Кайбычтагы өстәмә офисы җитәкчесе Юрий Канашов яулады. Кросста җиңүчеләргә район яшьләр сәясәте, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X