Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Миләшкәй»нең иң яхшы тәрбиячесе

16 март көнне Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында узган "Елның иң яхшы тәрбиячесе" бәйгесендә тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын күрсәтте. Аларның һәркайсы үз һөнәренең остасы һәм иҗади шәхес булуын дәлилләде.

Бәйгенең беренче турында "Визит карточкасы"н тәкъдим итеп, педагоглык эшчәнлекләре белән таныштырдылар, ул актуальлек һәм нәтиҗәлелек ягыннан бәяләнде. Икенче турда тәрбиячеләр үз эш тәҗрибәсенә һәм дә­ресләргә бәя бирде. Монда балаларны иҗади активлыкка, сәләтләрен күрсәтүгә этәрүче ысулларны куллана белүләренә игътибар юнәлтелде. Шул ук вакытта тәрбияви кыйммәтләр һәм заманча инновацион программа, технологияләр­дән файдаланып эшләү дә тиешле бәясен алды. Өченче тур аеруча мавыктыргыч, җанлы узды: "Иҗа­ди бәйге"дә тәрбиячеләр әзер эшләнмәләргә гжель, хохлома, городец кебек дөньякүләм билгеле традицияләрдә рәсем­нәр төшерде. Өстәвенә, бәйгедә катнашучыларга "Тәрбияче - иҗади шә­хес" дигән темага өй эше әзерләргә кушылган иде. Монда тәрбиячеләр үзлә­рен төрле яктан күрсәтте, биеде, җырлады, кул эшләре белән таныштырды. Җиңүчене ачыклау җи­ңелләрдән булмады, әл­бәттә. Балалар бак­часы мөдире Венера Сафиуллина, аның тәр­бия-методик эш буенча урынбасары Альбина Якупова һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе Гөл­наз Гыйбадиевалардан торган жю­ри объектив бәя­сен бирде. Икенче кече төркем тәрбиячесе Светлана Әүхәтшина ел­ның иң яхшы тәрбиячесе дип табылды. Икенче урында өлкән төркем тәр­биячесе Гөлназ Гарапова, өченчедә - беренче кече төр­кем балаларының апалары Светлана Муклукова. "Җиңүгә омтылышы өчен" номинациясендә әзерлек төркемен­дә эшләүче Гөл­генә Җи­һаншина белән иң кечкенәләрнең тәрбиячеләре Альбина Сибгатуллина җиңүчеләр дип билгеләнде. Аларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Миләшкәй” балалар бакчасы “Елның иң яхшы тәрбиячесе” бәйгесе