Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр Кайбычта

12 сентябрьдә ТР Премьер- министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак барс" холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Николай Титов Кайбыч районында эшлекле визит белән булдылар.

Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә вертолетта "Алтын кырлар" җәмгыятенең Надеждино филиалының шикәр чөгендере басуына төштеләр. Биредә аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы РифкатьБасыйров, агрофирмалар, хуҗалык җитәкчеләре каршы алды. Марат Готович районда шикәр чөгендере алуның барышы, барлык мәйданнарның күпме өлешендә эш башкарылганлыгы, татлы тамырның уңдырышлылыгы белән кызыксынды. Муниципалитет җитәкчесе әйтүенчә, район буенча барлыгы 4 мең гектарга якын шикәр чөгендере игелгән, шуның 40 процентында эш башкарылган, уңдырышлылык һәр гектардан 265,2 центнер тәшкил итә. Министр кайбычлылар хезмәтенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Премьер министры урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов