Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мирасыбыз ядкәре

Салтыйган авылы клубы мөдире, китапханәче Гөлсинә Камалова оештырган аулак өй кичәсе Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы хатын-кызларның бер кичен сурәтләде.

Колхоз эшеннән бушаган арада, кичләрен бергә җыелып оекбаш бәйләгән авыл апалары, яшь кызларның телендә бер генә сүз - сугыш тизрәк тәмамланып, ирләре өйгә кайтуны көтә алар. Шул арада авыллары тарихы, чишмәләре турында да гәп куерталар. Сценарий авторы Гөлсинә Камалова Салтыйганның җиде чишмәсенә, тарихи урыннарына багышлап шигырьләрне дә үзе иҗат иткән. Артистлар да үзләренеке, әмма сәхнәдә тудырган образларны оста башкаруларына залда утыручы тамашачылар да сокланды.

Аулак өйне Салтыйган халкы яшьләр башкаруында 9 Май бәйрәмендә караган инде. Бүген өлкән буын үзешчән артистлары район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы вәкилләре өчен бәйге кысаларында чыгыш ясады. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Гыйрфанова әйтүенчә, "Мирасыбыз ядкәрләре" дип аталган бәйге район китапханәләре арасында 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты - авылларыбызның тарихын, истәлекле урыннарын барлау, үсеп килүче буында тарихи ядкәрләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аулак өй кичәсе

2
X