Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча Татарстан шәхси беренчелегенә узган финал ярышларыннан Кайбыч укучылары зур җиңү белән кайтты

Кайбычлалар бу ярышларда дүртәр алтын һәм көмеш, өч бронза медаль яулады. Биш спортчыбыз республика беренчелегенең чемпионы булды.

Бу ярышта безнең районнан 31 спортчы катнашты. Алар Иделаръягы зонасы лигасындагы ярышларда сайлап алынды. Безнең командадагы Адилә Хөснетдинова, Полина Григорьева һәм Гүзәл Хәйруллина кебек яшь спортчыларыбыз яхшы уйнады. Шәхси уеннарда пьедесталның барлык баскычлары да аларныкы иде. 2003 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында Борындык төп мәктәбе укучысы Адилә Хөснетдинова абсолют чемпион булды. Ул барлык өч төрдә дә беренче урынны яулады. Шул ук мәктәптән Гүзәл Хәйруллина бер алтын медаль, ике бронза медальгә лаек булды.

Борындык төп мәктәбенең физкультура укытучысы Хәмзә Юнысовның тагын бер укучысы Фирүзә Хуҗина бронза медаль иясе. Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Полина Григорьева өч тапкыр көмеш медаль алды. Шул ук мәктәптән Екатерина Улитина да көмеш медальгә лаек булды. Безнең команда, Казан шәһәре һәм Саба районы командаларына гына оттырып, өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча Татарстан шәхси беренчелегенә узган финал ярышларыннан Ка...