Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп укучыларын көтә

Татарстан Республикасында утыз ел элек төзелгән мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре башкару программасы нигезендә Мәлки төп мәктәбе бинасында капиталь ремонт алып барылды.

Ринат Мигачев җитәкчелегендәге, Апас районының "Алтаир- 1" төзелеш фирмасы биредә ремонт эшләре башкарды. Төзүчеләр мәктәпнең ике катында да тәрәзәләрне пластикларына алыштырган, шулай ук идәннәрен тулысынча яңарткан, яңа ишекләр куйган, санузел ясаган, ике катта да асылмалы түшәм эшләнгән. Кыскасы, 1 сентябрьгә укучылар танымаслык булып үзгәргән мәктәп бинасына киләчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс эш барышы белән танышты һәм 1 сентябрьгә кадәр кимчелекләрне бетерү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки төп мәктәбе