Мәктәпкә җыенырга вакыт җитте
1 августта республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды.
Аның кысаларында аз керемле гаиләләрдә үсүче, быел 1 сыйныфка баручы 50 балага ярдәм күрсәтеләчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбычтагы социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галләмова сүзләренә караганда, узган елларда район оешма-учреждениеләре мохтаҗ гаиләләрдәге 2-11 сыйныф укучыларын да киемнәр, уку кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. Быел андый балаларның саны 87гә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев