Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәлки мәктәбендә – олы бәйрәм

Мәлки төп гомумбелем бирү мәктәбендә быел биш укучы беренче сыйныфка укырга килде. Йөзләрендә - шатлык та, борчылу да: гаять җаваплы, мавыктыргыч, кызыклы белем иленә аяк басулары бит!

Нәниләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән өлкән абыйлары да - Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" банкының идарә рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, "Саклык банкы"ның Кайбычтагы өстәмә офисы начальнигы Юрий Канашов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов, "Гөбенә" агрофирмасының Мәлки филиалы Федор Семенов иң изге теләкләрен юлладылар. Бәйрәм бүләксез булмый: район башлыгы беренчеләргә уку кирәк-яраклары тупланмасын, ә Илфан Гобәйдуллин "Универсиаданың тылсымлы картасы"н тапшырды. Мәлки мәктәбендә белем алачак 82 укучының шатлыгы зур: быел уку йорты аларны капиталь төзекләндерүдән соң каршы алды. Шуңа да укучылар тиз арада туган мәктәпләренең һәр почмагын тикшерергә, һәр яңалыгын күрергә ашыга. Муниципалитет җитәкчесенең бу мәктәпкә теләкләре изге:

- Бу көн минем өчен дә шатлыклы, чөнки "Гөбенә" агрофирмасын җитәкләгән кеше буларак, мин бирегә килгәч, үз өемә кайткандай булам. Мәлки бердәм, тырыш, хезмәт сөючән халкы белән данлыклы, матур авылның мәктәбе дә уңайлы, заманча булырга тиеш, - диде ул. Альберт Рәхмәтуллин укучыларга, педагогларга яңа уку елында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев