Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәлкидә яңа клуб ачылды

Бүген районда зур тантана: Мәлки авылында күп функцияле клуб файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, "Ак Барс" банкының директорлар Советы рәисе Роберт Миңнегалиев, Кайбыч белән төрле елларда җитәкчелек иткән Азат Хәнифәтуллин, Җәүдәт Гаффаров, авыл халкы, җитәкчеләр катнашты.

Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин билгеләп узганча, бу клуб авыл халкының күптәнге хыялы. Искесе инде күптән заман таләпләренә туры килми иде.

-Мин әлеге төбәктә "Гөбенә" агрофирмасы директоры булып эшләгәндә дә авыл хезмәтчәннәре бу хакта еш мөрәҗәгать итә иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл клублары төзү турындагы программасы хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итте. Бу мәдәни һәм спорт үзәге халыкка озак еллар буена хезмәт итсен иде. Мин ышанам, биредә шушы авылда туып-үскән җырчы сандугачыбыз Лена Бичарина кебек яңа талантлар ачылыр, җыр-биюләр тынып тормас. Ә Мәлки көрәшчеләренең даны еракларга таралыр. Бу клубны төзүдәге ярдәме өчен Президентыбызга, төзүчеләргә район халкы исеменнән зур рәхмәт,- диде район башлыгы.

"Ак Барс"банк җитәкчесе Роберт Миңнегалиев авыл халкының шатлыгын уртаклашты.

Өч йөзгә якын урынлы әлеге клуб юкка гына күп функцияле дип аталмый. Зур тамаша залындагы урындыкларны алып, спортзал итеп тә файдаланырга була. Авыл-фельдшерлык пункты да шунда урнашкан. Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге "Вика" төзелеш фирмасы төзүчеләре клубны билгеләнгән вакытта төзеп чыкты. Төзүчеләргә Рәхмәт хатлары да бирелде. Символик ачкычны тапшырганнан соң, килгән кунаклар, авыл халкы яңа клубка узды. Тантана "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле, үзебезнең җирлектәге авыл үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды. Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки авылында күп функцияле клуб Мәлкидә яңа клуб ачылды