Моряк кайтты авылга
Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү ир-егетләр өчен Ватан алдында хәрби бурычларын үтәү булса, икенчедән дөнья күреп кайту мөмкинлеге дә.
Әле шушы көннәрдә генә армиядән кайткан Куш- Күл авылы егете Эдуард Бартязов та шул фикердә.
- Хәрби Диңгез флотында Севастопольдә хезмәт итәчәгем билгеле булгач, бик шатланган идем. Хәрби хезмәткә алынмаган булсам, мин ул шәһәрне, гомер күрмәгән диңгезләрне кайчан күргән булыр идем. Хәрби өйрәнүләр үткәндә "Цезарь Куников" хәрби кораблендә хезмәт иттем. Аннан соң, "Николай Фильченков", "Ямал" десант корабльләрендә хезмәт итәргә туры килде. Хәрби хезмәт - тормыш мәктәбе, диләр бит. Без анда хәрби диңгезче һөнәрен үзләштердек, төрле илләрдә походларда булдык. Бер ел хезмәт итү дәверендә Румыния, Төркия, Италияне дә күрергә насыйп булды. Хәрби хезмәт булмаса, гади авыл малаена бу илләрне күрү хыял гына булып калыр иде. Шуңа да хәрби хезмәттә булуыма бер дә үкенмим. Төрле сәбәпләр табып, армиядән качып йөрүчеләр күп нәрсәне югалта дип уйлыйм, - ди Эдуард.
Ул үзе Куш-Күл авылында Анфиса Васильевна һәм Александр Васильевич Бартязовларның биш балалы гаиләсендә үскән төпчек малай. Абыйсы Андрей да Россия Кораллы Көчләре сафларында ике ел ярым контракт буенча хезмәт иткән.
Яшь диңгезчедән алга таба планнары турында да кызыксындым. Ул Казан шәһәренә спецназга чакыруларын әйтте. Туган авылына кайтканчы редакциягә кергән егетне озак тоткарламадык, аны туган нигезендә сагынып көтәләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев