Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөрәле мәктәбе матурланды

Аллы - гөлле чәчкәләр белән уратып алынган Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе олы юлдан узучы һәр юлчыны сокланырга мәҗбүр итә.

Уку елын уңышлы тәмамлаган коллектив хезмәт чиреге кысаларында да сынатмады. Бакчадагы яшелчә,җиләк - җимешне эшчән куллар мул уңыш бирергә мәҗбүр иттеләр. Мәктәп бинасы эчке һәм тышкы яктан юылды, чистартылды, буялды. Директор Лилия Мингазова инициативасы белән бина тирәсе зәвык белән бизәлде. Җәй буе бер генә минутка да тынып тормаган мәктәп бүген үзенә киләчәк балаларны көтеп балкып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе