Мөрәледә гаилә коручылар да юк, балалар да тумый
Китапларга күз салсак, җыен - борынгы татарларда корылтай, милли җыелыш дигәнне аңлаткан. Элек-электән үк татарларда, тирә-юньдәге берничә авылны берләштереп, бер җыен уздыру гадәте булган.
Инде менә ата-бабаларыбыздан калган әлеге күркәм традиция бүгенге көндә дә республиканың барлык районнарында да яшәп килә. Кайбычта да район җитәкчелеге катнашындагы авыл җыеннары үз югарылыгында үтә. Авыл мәдәният йортына җыелган халык алдында җирлек башлыклары, полициянең участок вәкилләре хисап тота, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә максат-планнар билгеләнә. Соңыннан инде җирле халык район җитәкчелегенә үзләренең моң-зарларын җиткерә, борчыган көндәлек проблемаларын уртага салып сөйләшә.
Шундый җыеннарның берсе узган атнада Мөрәле авылында узды. Җирлек башлыгы Ринат Зиннәтуллин үз чыгышында авыл тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләргә тукталды, кайбер җитешсезлекләргә басым ясады.
Мөрәле авыл җирлеге буенча күпбалалы алты гаилә исәптә тора, шуларның бишесенә инде җир бүлеп бирелгән.
- Шул ук вакытта узган ел күпләр үзләренең мөлкәтләрен законлаштырды. Ләкин әле бүгенге көндә дә авылда буш торучы рәсмиләштерелмәгән йортлар шактый. Бу мәсьәләгә дә җитди карарга кирәк, - диде Ринат Зиннәтуллин.
Авыл тормышын терлектән башка күз алдына да китереп булмыйдыр. Узган елгы нәтиҗәләргә күз салсак, җирлектә барлыгы 120 баш мөгезле эре терлек асрала. Кызганыч, 2012 ел белән чагыштырганда, күпкә кимү дәрәҗәсендә.
- Малларын авыл җирлеге Советына исәпкә бастырмаучылар да бар арагызда, - дип залдагыларга мөрәҗәгать итте Ринат Зиннәтуллин. - Сәбәбе - алар өчен тотылган суга акча җыю дип уйлыйм. Әмма болай эшләү бер дә килешми, беребезнең дә йөзен бизәми.
Күпләр авылларда эш юклыктан зарланып, "иң яхшысы - шәһәрдә төпләнү" кебек фикер белән яшәгәндә, кала якларынарак "каерганда", кайберәүләр өчен сала тормышы күпкә кадерлерәк, күпкә отышлырак. Бу уңайдан Мөрәле авылында гомер кичерүче Азат Сираҗиевны телгә алды җирлек башлыгы:
- Хәзерге вакытта Азатның үз хуҗалыгында 4 баш сыеры, 4 баш үгезе бар. Әлеге хезмәте табышны да шактый китерә. Бүгенге көндә 30 литр "ак алтын" - сөт сата. Сөт җыючыларыбыз да бар, өйдән үк килеп алалар. Теләге булганнарга авыл җирендә эш җитәрлек, иренмәскә, максат куя белергә генә кирәк.
Ә менә җирлекнең демографик хәле бер дә мактанырлык түгел, хәтта чаң кагарлык. Үлүчеләр саны арта, әмма туучылар саны елдан-ел кими бара - узган ел биредә сабый туу кебек бәхетле вакыйга булмаган. Сәхнәгә куелган экраннан таблица күрсәтәләр: "2013 елда яңа гаилә коручылар" дигән өлешендә бушлык... Димәк, авыл акрын гына картая, сүнә, сүрелә... Аяныч, хәтта куркыныч та.
Җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов та катнашып, чыгыш ясады.
- Җирлектә ел дәвамында шактый эшләр башкарылды. Мәдәният йортын төзекләндереп, куллануга тапшырдык, инеш аркылы күпер төзедек, кизләү күперен төзекләндердек. Юллар мәсьәләсе буенча да сезнең авыл - иң бәхетле авыл, күп кенә урамыгызга юл салынды. Хәзерге вакытта мәктәпнең җылылык системасын яхшыртырга дигән бурыч билгеләдек. Мәктәп ике катлы, әмма барлыгы утыз бала белем ала анда. Никадәрле генә авыр булса да, мәктәпне ябу яклы түгел мин. Ләкин туучы балалар санының аз булуы гына хафага сала. Балалар булмаса, мәктәп үзеннән-үзе ябылачак бит. Авыллардагы демографик торыш борчый мине. Яшәтәсе иде авылларны, яшәртәсе иде. - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның әлеге сүзләре белән килешми мөмкин түгел...
Сер түгел, бүгенге заманда авыл халкына дәүләтнең дә ярдәме зур. Телисең икән, терлек алу, каралты-кура төзү өчен барлык банклардан да кредит алу мөмкинлеге тудырылган. Әйтик, узган ел җирлектә 36 кеше мондый кредитлардан файдаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев