Муллык ярминкәсе
Узган шимбәдә район үзәгендәге якшәмбе базары мәйданында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан хуҗалыклар, авыл җирлекләре катнашында ярминкә үткәрелде.
"Эш беткәч, уйнарга ярый" - ди халык мәкале. Авыл хуҗалыгында төп эшләр тәмамлангач, бәйрәм итәргә дә мөмкин. Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен яңа хезмәт уңышлары белән каршы алды. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан 34,1 әр центнер уңыш җыеп алдылар, малларга ел ярымга җитәрлек азык запасы хәзерләделәр, шикәр чөгендерен алу оешкан төстә бара. Сатарга товары булган авыл хезмәтчәннәре республикабыз башкаласы Казанда үткәрелүче ярминкәләрдә дә теләп катнаша. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә авыл җирлекләре дә казанлыларга Кайбыч җирендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итте. Үзебезнең якта үстерелгән, экологик яктан чиста сыйфатлы продукциягә ихтыяҗ бер дә кимеми.
Кайбычта үткәрелгән ярминкәдә дә барлык җәмгыятьләр, хуҗалыклар, авыл җирлекләре катнашты. Аграр предприятиеләр үзләрендә җитештерелгән бөртекле культуралар, бәрәңге, кәбестә, ит, балык белән сату итсә, авыл җирлекләре хезмәткәрләре халыкка камыр ризыклары, бал, тозланган гөмбә, яшелчәләр, бал, орлык суган, оекбашлар, мунча өчен юкә мунчаласы да тәкъдим итте. Авыл халкы терлекне мул асрый хәзер. Шуңа да бөртекле культураларны тиз сатып алдылар. Ит тә тиз сатылып бетте. Муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров сәүдә рәтләрен карап чыкканнан соң, ярминкәдә катнашучы җәмгыять, хуҗалык җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтен белдерде. Ул киләчәктә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән товарларны сатуда халыкның активлыгын арттырырга кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев