Музыка дөньясында
Кабатланмас Сәйдәш моңнары, бөтен дөньяда танылу алган бөек композиторлар Бетховен, Шостакович әсәрләре балалар сәнгать мәктәбендә еш яңгырый хәзер. Авыл балалары биредә җитди классик музыка белән таныша, уен коралларында уйнарга өйрәнә.
Район балалар сәнгать мәктәбенә әле быел гына йөри башлаган укучылар да дүшәмбе көнне ата-аналарына,чакырылган кунакларга осталыкларын күрсәтте. Әле кыска гына вакыт эчендә Кадрия, Алена, Гөлназлар фортепианода, Айназ, Баязит, Артемнар баянда көй чыгарырга өйрәнгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга иҗат уңышлары, Кайбыч музыкантларының даны еракларга таралуын теләде һәм:
- Сезнең уен коралларында шулай кыю уйнавыгызны карап чын күңелдән сокланып утырдым. Без кечкенә чакта мондый шартлар юк иде шул. Ат чабышларында беренче килгән өчен гармуннар бүләк итсәләр дә, анда уйнарга өйрәнү балачак хыялы гына булып калды. Коллективка тынгысыз, иҗади хезмәтләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, - диде.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина әйтеп узганча, Олы Кайбычта һәм Иске Тәрбит, Иске Чәчкаб, Колаңгыдагы филиалларында беренче класска 23 бала кабул иткәннәр. Сәнгать мәктәбендә бүген 129 укучы фортепиано, баян, вокал классларында шөгыльләнә. Быел Олы Кайбыч мәктәбендә укучы 14 бала танылган режиссер Раушан Шәриф җитәкчелегендә актерлык осталыгына да өйрәнә башлаган.
Элеккеге район администрациясе бинасына урнашкан сәнгать мәктәбе хәзер чын мәгънәсендә гүзәллек дөньясына әйләнгән. Миллион сумнарга төшереп ясалган ремонттан соңгы мәктәпкә килеп керүгә үзеңне башка дөньядагы кебек хис итәсең. Идәннәренә затлы келәмнәр җәелгән, бүлмәләр якты, иркен. Концертлар, төрле мәдәни чаралар уза торган зур залның түрендә әле шушы араларда гына Санкт-Петербург шәһәреннән үк 370 мең сумга кайтартылган фортепиано тора. Анда уйнарга балаларны махсус музыка белемле Резидә Хисамова, Русалина Гыйрфанова өйрәтә. Булачак баянчылар белән Зөлфия Яруллина белән Рузилә Садыйкова шөгыльләнә. Музыка уен кораллары һәм башка кирәк-яраклар өчен бирелгән бер миллион ике йөз мең сум акчага баяннар, телевизор, видеокамера алганнар, озакламый интерактив такта кайтып җитәчәк. Хөкүмәтнең әле тәүге адымнарын гына атлап килүче сәнгать мәктәбен ремонтлау, җиһазлауга миллионнарча сум акча тотуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Максат - әнә шул матурлык аша әдәпле, инсафлы, кешеләрне, тормышны яратучы шәхес тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев