Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Надеждино һәм Олы Тәрбит авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды

Бүген Надеждино һәм Олы Тәрбит авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын ачу тантанасы булды. Яңа сәламәтлек саклау учреждениесе ачылу - ике авыл халкы өчен дә күптән көтелгән вакыйга. Шуңа да алар үз чыгышларында Татарстан Президенты, район җитәкчелегенә тирән рәхмәтләрен белдерде.

- Безнең фельдшер-акушерлык пункты дүрт авылда яшәүче 393 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Участок зур булса да, иске медпунктта шартлар бөтенләй начар иде. Безгә дә, авыруларга да кыен булды. Кышкы салкыннарда бүлмәне җылытып булмый иде. Ә яңа модульле пунктта бөтен уңайлыклар да тудырылган,- ди пункт мөдире Светлана Батурова.

Биредә, халык саны күп булу сәбәпле, ике фельдшер эшли. Оксана Шебалова да авыруларны кабул итү өчен шартларның яхшыруына шатланып туя алмый. 37 ел буена авыл халкының сәламәтлеге сагында торган Валентина Дорофеева, пункт эчен карап чыккач:

-Мондый пункт минем төшемә дә кереп карамаган иде. Хезмәттәшләрем өчен дә, авыл халкы өчен дә сөенеп туя алмыйм, - диде.

- Туган авылымда шундый тантана буласы турында ишеткәч, кырык эшемне кырык якка ташлап, кайттым әле менә. Үзем Чувашиянең Урмар районында балалар бакчасы мөдире булып эшлим. Безнең авылны оныта башлаганнар кебек тоела иде инде миңа, социаль яктан мөһим обьектлар юк дәрәҗәсендә бит,- дип сүзгә кушылды Татьяна Хованская.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да тәбрикләү чыгышында Надеждино авыл җирлегендә хәл ителәсе проблемаларның шактый булуына тукталды һәм болай диде:

- Яңа пункт авыл халкына озак хезмәт итсен. Хәзер безнең төп бурыч - Надеждинога кадәр асфальт юлны салып бетерү. Быел ике чакрым озынлыкта юл төзелде. Авылга яңа мәдәният йорт төзү яки искесен ремонтлау буенча да эш алып барабыз. Авылда балалар туу күрсәткече дә яхшырсын иде.

Ул арада район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедов шатлыклы хәбәр җиткерде: әле кичә генә Коршуновлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килгән, малай!

Олы Тәрбит авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын авылның 400 еллык юбилеена бүләк дип кабул иттеләр. Авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин авылдашларын сугыш алды елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр эшләгән авыл фельдшерларын барлаган.

- Сугыш вакытында эшләгән Старостин, исемен хәтерләмим, көн саен өйдән-өйгә йөреп, авыл халкының сәламәтлеген тикшергән. Шулай итеп тиф кебек йогышлы авыруларны вакытында ачыклап, күпме кешенең гомерен саклап калган. Хәзерге медиклар да алар үрнәгендә намус белән эшләр дип, ышанасым килә, - диде ул.

Биредә эшләүче Оксана Воробьева адресына бар да җылы сүзләрне җиткерде. Район башлыгы символик ал тасманы кискәннән соң, бар да яңа пунктка узды. Ике пункт та заманча җиһазланган: ана һәм бала сәламәтлеген тикшерү өчен дә аерым бүлмә, процедура кабинеты, ике суыткыч бар, дарулар кайтартылган, су кергән, санузел эшли. Яңа пунктны мини-сырхауханә дип атаучылар да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Надеждино һәм Зур Тәрбит авылларында модульле фельдшеракушерлык пунктлары ачылды