Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әниләрнең изге йөрәге

Бүген Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесында Россиядә Әниләр көненә багышланган "Әниемнең изге йөрәге" дип исемләнгән темага әниләр конференциясе үткәрелде.

"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре оештырган әлеге чарага училищеда белем алучы укучыларның әниләре, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокуларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова, Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим Сабиров, Турминский чиркәвеннән Надежда анакай чакырылган иде. "Өмет" психологы Светлана Абросимова иң элек алар игътибарына балалар йортында тәрбияләнүче кызның аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән әнисенә хат язуы турында видеоролик тәкъдим итте. Аны караганда кайбер аналарның күзләре яшьләнде. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова, барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде һәм:

- Әлеге видеороликның күңелләрне кузгатуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки әти-әниле килеш тә әнә шулай җиде ятлар кулына калган балалар язмышы кызганыч, моңа охшаш проблемалар безнең җирлектә дә бар. Бүгенге көндә районыбыз авылларында яшәүче җиде бала Чүпрәле районындагы "Җылы йорт" приютында, бер бала Кама Тамагындагы приютта, өч яшькә кадәрге сабый Казандагы балалар йортында тәрбияләнергә мәҗбүр. Ата-аналары акылга килгәнче, ягъни эчкечелектән дәваланганчыга кадәр, анда булачаклар. Бүген биредә утыручылар арасында да күп балалы үрнәк аналар да, безнең комиссиягә шактый таныш булучылары да бар. Шуңа да теләгем бер: балалар бәхетле, тулы гаиләләрдә үссен. Үсмерләр белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга кирәк, шулай булганда алар җылы урынны читтән эзләмәс.

Бүгенге биредә 60 укучы белем ала. Училище директоры Айрат Хәсәнов әйтеп узганча, биредә уку-укыту өчен тиешле шартлар бар. Укучыларны автобус йөртә, кайнар аш белән тәэмин ителәләр.

- Хәзерге вакытта өч балам - Юлия, Дима, Коля монда һөнәр үзләштерә,- ди Ульянковадан биш бала анасы Наталья Мареева. - Тырышып укысыннар гына, барысы да үзләренә бәйле.

Кече Кайбычтан алты бала анасы Гөлнара Абдуллина, Турминскийдан җиде бала тәрбияләүче Татьяна Иванова, Чүтидән шулай ук җиде балалы Гөлнара Гайнуллиналар да уку йортында эшләүчеләргә рәхмәтле.

Дин әһелләре үз чыгышларында иманлы, тәртипле балалар үстерү өчен иң элек үзеңә һәр яктан да үрнәк булырга кирәклегенә тукталды. Училище директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Агния Шоркина уку йортында курсантларны тәрбияләүгә бирелүче өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр көне 135 нче һөнәр училищесы