Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбиттә Питрау уңаеннан турнир узды

Иң матур, иң якты православ бәйрәмнәрнең берсе булган Питрау уңаеннан Чүти авыл җирлеге башлыгы туган авылы Олы Тәрбиттә мини-футбол оештырды.Бу ярышта төрле конфессия вәкилләрен үз эченә алган командалар катнашуы бәйрәмнәребезнең уртак, халкыбызның бердәмлеге турында сөйли.

Турнирда Олы Тәрбит, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кыр Буасы һәм Байморза авыллары җыелма командалары катнашты. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Петр Тараканов, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева ярышта катнашучыларга җиңү теләде., Питрау бәйрәме белән котладылар. 
Беренче уен Олы Кайбыч һәм Кыр Буасы- Байморза командалары арасында барды. Нәтиҗәдә, кайбычлылар 5: 0 исәбенә отты. Олы Тәрбит – Хуҗа Хәсән командалары арасында барган уен тәрбитлеләр файдасына 8: 0 исәбенә төгәлләнде. Хуҗа Хәсән белән Кыр Буасы- Байморза командалары уенында икенче команда 7: 2 исәбенә җиңүгә иреште. Кайбычлылар Олы Тәрбит командасын 4: 2 исәбенә отты һәм турнирда беренче урынны яулады. 
Турнирда икенче- өченче урыннар өчен Олы Тәрбит - Кыр Буасы- Байморза командалары уйнады. Нәтиҗәдә, тәрбитлеләр 4:0 исәбенә җиңүгә иреште. Шулай итеп, беренче мәртәбә оештырылган Питрау турнирында Олы Кайбыч командасы – беренче, Олы Тәрбит командасы – икенче, Кыр Буасы- Байморза җыелма командасы – өченче урынны яулады. Петр Тараканов җиңүче һәм призер командаларга кубок, Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре, акчалата бүләкләр тапшырды. 
- Бүгенге уенга Чувашиянең чиктәш районнарыннан дүрт команда чакырган идем, үзләрендә турнир булу сәбәпле, алар килә алмады. Киләсе елларда әлеге турнирны традициягә кертеп, ел саен үткәрергә исәплим, - диде Петр Тараканов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев