Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч һәм Апас арасы якынайды

Олы Кайбычны Апас районындагы Каратун авылы белән яңа юл тоташтырды. Әле шушы араларда гына Олан - Каратун - Олы Кайбыч авыллары арасындагы юл участогы файдалануга тапшырылды.

2014 елда Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы трассаларда юл эшләре башкару программасы кысаларында ачылган автомобиль юлы дүртенче техник категория нормативлары буенча төзелгән. Анда юл хәрәкәте ике полосалы, бу полосаларның һәрберсе өчәр метрлы. Ремонтланган асфальт юл участогының гомуми озынлыгы - 8,2 чакрым. Моннан тыш, Югары Осландагы Олан һәм Каратун - Олы Кайбыч юлында 11 чакрым озынлыкта яңа асфальт юл участогы төзелеше дә алып барыла. Әлеге юл Апасның Урта Биябашы һәм Кайбычның Ябалак авылларына илтә. Юлны ремонтлаганда суүткәрү корылмалары төзекләндерелгән, юл читләре ныгытылган, тимердән барьер киртәләр, юл билгеләре куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч һәм Апас арасы якынайды