Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбе 85 еллыгын билгеләп үтте

Бу көнне кунакларны кабул итүче Олы Кайбыч урта мәктәбе коллективыннан бигрәк, килүчеләр күбрәк дулкынлангандыр. Элекке елларда монда укучылар, белем биргән ветеран-укытучылар үзләре дә парта артына утырып, балачакларына әйләнеп кайтты!

- Әле генә беренче класста дәрес укып чыктык, ике йолдыз да алдым! - дип, сабыйларча шатлыгы белән уртаклашты Казаннан килгән кунак, ветеран-укытучы Әлфия апа Зәкиева.

Кайбыч кызы Әлфия Хәяловна бездә мәктәптә, мәгариф бүлегендә эшләп киткән, аннары Казан мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларына белем биргән. Алай гына булса бер хәл, Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булып, аның исеме Казан шәһәренең мактаулы укытучылар китабына да кертелгән! Менә шундый горурланырлык шәкертләре бик күп икән Олы Кайбыч урта мәктәбенең. Алар республикада гына түгел, Россия, хәтта ерак чит илләрдә дә яши, үзләрен Кайбыч балалары буларак таныта. Тантанага кайта алмасалар да, котлауларын видеоязма рәвешендә җибәрүчеләр дә бар. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Ләлә Җиһаншинаның тәбрикләү сүзләре күңелләргә май булып ятты. Тагын бер котлаучы, Флера Галимова, югары категорияле табиб, Башкорстанда яши, булачак табибларга белем бирә. Ничек горурланмасын Кайбыч үз балалары белән!

Тантана кунакларның хатирәләре һәм мәктәп укучыларының чыгышы белән үрелеп барды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәктәп коллективын, ветераннарны, укучыларны юбилейлары белән кайнар котлады. Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов та мәктәп елларын искә төшерде.

- Сабакташларымны, укытучыларымны искә алып утырам, сезне күрү минем өчен шатлыклы да, дулкынландыргыч та. Соңгы ике елда мәктәп танымаслык булып үзгәргән, укучыларга нинди генә шартлар юк. Район әле яшь, тиздән яңа спорт объектлары сафка басар, анысы да укучылар өчен эшләнә. Без мәктәптә бик авыр чорда укыдык, шуңа күрә яшь буын өчен сөенәм, шул ук вакытта кызыгып та куям! - дип, уй-хисләрен уртаклашты Рафил әфәнде. Яшь булса да, тырышлыгы, җитәкчелек осталыгы белән сокландырган мәктәп директоры Алия Биккуловага һәм укытучылар коллективына авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде ул.

Котлау сүзләрен якташларыбыз Фирдүс Гарәфетдинов, Рәшит Ярхәмов та җиткерде. Ветеран-укытучы Ләбибә Шәмсетдинованың сүзләрен хезмәттәшләре дә хуплады.

- 1954 елда педагогия училищесын тәмамлап шушы мәктәпкә укытырга кайттым, иптәшем белән күңелебезне биреп эшләдек. Лаеклы ялга чыккач, 70 яшькә кадәр "дежур" укытучы булып йөрдем, читтән торып белем алучылар, сырхаулап китүчеләр урынына дәрес бирдем. Коллектив әйбәт иде, төнгә кадәр педсоветлар уздырулар хәзер дә сагындыра. Әле дә укытып туймадым... - диде ул.

Юбилей алдыннан мәктәп укучылары уку йортының тарихын да барлаган икән - үзләре төшергән видеоязма, презентацияләрдә 85 еллык тарихны чагылдырганнар. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләрне дә онытмаганнар, директор Алия Биккулова һәрберсенә Рәхмәт хаты тапшырды. Фикер алышулар, хатирәләрне бүлешүләр тантанадан соң да дәвам итте. Күңелләрне кузгатты, Олы Кайбыч мәктәбендә белем алган һәркемнең йөрәгенә барып җитте бу бәйрәм.


1924 елга кадәр Олы Кайбычта мәктәп вазифаларын өч мәчет башкара. Шул елда исә башлангыч мәктәп ачыла. 1928 елда Татарстанның халык мәгарифе комиссариаты карары нигезендә яңа уку йорты салына. 1938-1939 елларда ул урта мәктәп статусын ала, тик, төрле сәбәпләр белән, статусын саклый алмый. 1942 елка кадәр ул сигезенче сыйныфка укучыларны кабул итми һәм тулы булмаган урта мәктәп буларак эшли.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе 85 еллыгын билгеләп үтте