Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы дипломант булды!

Узган атнада Казан дәүләт мәдәният институтында опера һәм эстрада җырчысы Венера Ганиева тәкъдиме буенча оештырылган "Сандугач" IV Халыкара вокалчылар бәйгесе үтте.

Әлеге җыр бәйгесе күпмилләтле Россиядә яшәүче халык­ларның мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу, иҗади коллективлар арасында тәҗрибә туплау, милләтара иҗади дуслыкны ныгыту максатында үткәрелә. Анда катнашкан ике йөзгә якын укучы арасында Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Гөлназ Гайнуллина да бар иде. Ул эстрада җырлары номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломант исеменә лаек булды. Музыка укытучысы Фаилә Минһаҗева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хәтерегездә булса, Гөлназ 2015 елда "Йолдызлык" республика фестиваленең гран-при иясе дә булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучысы дипломант булды!