Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбе яңара

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең икенче блогында ремонт эшләре ахрына якынлашып килә.

Әлеге блок - мәктәпнең икенче каттагы канаты. Биредәге ремонт барышы белән Кайбычтагы эш визиты вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышкан иде. Президент классларны да карап чыкты, укытучылар, укучылар белән дә аралашты. Ул вакытта мәктәптә түбә эшләре тулы куәтенә дәвам итә иде. Хәзер инде бу эш төгәлләнде. Төзү­челәр мәктәпнең тышкы ягын төзекләндерүгә, нигезен ныгытуга керешә­чәк. Укучыларның җәйге каникуллары башлануга, беренче катта, спорт залда, керү урыннарында ремонт эшләре башланып китәчәк. Шул ук вакытта мәктәп территориясен төзекләндерү, тротуарлар салу, койма тоту эшләре дә алып барылачак. Капиталь төзекләндерү программасы кысаларында йөгерү өчен юллар, футбол һәм волейбол мәйданчыгы да булган кече архитектур формадагы стадион төзү дә күздә тотыла. Санузел өчен канализация, махсус чокыр әлегә юк. Бу эш белән субподряд оешмасы шөгыльләнер дип көтелә. Мәктәп тәрәзәләре яңасына алыштырылган, класс кабинетларына ишекләр куясы бар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу объектта еш була, ремонтның сыйфатлы алып барылуын үз контроленә алды. Чираттагы килүендә ул төзүчеләргә хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү һәм төзелеш мәйданында чисталыкны сакларга кирәклеге буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Икенче блокны файдалануга тапшыру 15 майга планлаштырыла, ә объект үзе 15 августка әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе