Олы Кайбыч уртасында зур самавыр “кайный”
Галия Кайбицкая музее каршындагы мәйдан каршысында пәйда булган самавырга сокланмаган кеше бармы икән!?
Әлеге самавырны Кече Кайбычтан Алмаз Низаметдинов ясаган. Ә эскизын улы Айнур тәкъдим иткән. Бу урынга зур самавырны икесе бергә урнаштырганнар.
Алмазның агачка да, тимергә дә җан өрергә сәләтле алтын куллы егет икәнлеген яхшы беләбез. Бар күңелен, җанын-тәнен биреп эшләгәнгә күрә самавыры да матур килеп чыккан. Хәзер юлчылар, шунда тукталып, кызу көннәрдә сусауларын баса ала. Алмаз кебек уңган һөнәрчеләр һәр авылда диярлек бар. Безнең җирлектә туып-үскән җырчы-композиторлар, хәрбиләр төбәгебезне данлый. Матурлыкны үз куллары белән тудыручылар - горурлыгыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев