Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычның хоккей буенча ирләр командасы иң көчле булуларын кабат раслады

Олы Кайбыч авылының хоккей буенча ир-егетләр командасы Иделаръягы зонасында иң көчле командаларның берсе.

Алар моны гыйнварның соңгы көнендә бездәге боз мәйданында район башлыгы призына үткән турнирда тагын бер кат раслады. Альберт Рәхмәтуллин хоккейчыларга уңышлар теләде. Әлеге турнирда Кайбыч, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнары командалары катнашты. Беренче булып мәйданга Кайбыч - Чүпрәле командалары чыкты. Көрәш бик кискен барды, шулай да якташларыбыз инициативаны үз кулларына алып, көндәшләрен 11:2 исәбе белән җиңде. Апас - Тәтеш командалары очрашуы, апаслылар файдасына, 6:5 исәбе белән төгәлләнде. Турнирда өченче урын өчен Тәтеш - Чүпрәле районнары командалары ярышты. Бу юлы исәп, чүпрәлелеләр файдасына, 6:5 исәбенә тәмамланды. Беренче-икенче урыннар өчен финалда Кайбыч - Апас районнары командалары үзара көч сынашты. Уен башыннан ахырына кадәр кайбычлылар, инициативаны үз кулларында тотып, көндәшләрен 9:0 исәбенә отты. Бу инде турнирның төп призы - күчмә кубок икенче ел рәттән бездә калды дигәнне аңлата. Турнир барышында Руслан Җамалетдинов көндәшләре капкасына - биш, Илдус Вәлиуллин һәм Фәнил Миңнуллин - дүртәр, Илгиз Вәлиуллин - өч, Тимур Яруллин һәм Илназ Сәлахиев - икешәр, Ранил Гарифуллин бер алка кертте. Капкада Азат Хәбибуллин, Илнар Якупов торды. Икенче-өченче урыннарда - Апас районы, Чүпрәле командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычның хоккей буенча ирләр командасы иң көчле булуларын кабат раслады

2
X