Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм парадына сугыш ветераннары җыелды

Кайбычта Җиңү көне елдан-ел киңрәк масштабта бәйрәм ителә башлады. Кичә бәйрәм тантаналары авыл җирлекләрендә гөрләсә, бүген районның иң зур парады Олы Кайбычта узды. Парадта катнашу өчен оешма, учредение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, төрле авыллардан килгән халык иртәдән үк мәдәният йорты бинасы янына агылды.

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев билгеләп үткәнчә, совет елларында нәкъ менә биредә административ үзәк - райисполком бинасы урнашкан була.
Төрле төстәге шарлар, транспорантлар, веноклар, чәчәк бәйләмнәре тоткан халык ташкыны хәзерге Кояшлы бульвар урамында урнашкан һәйкәлгә таба юл алды. Авыл халкы, бәйрәмгә җыенып, капка төпләренә чыкты, кунаклар, балалар да шулай ук парадка кушылды. Һәйкәл янында исә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, балачаклары сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре җыелган иде. Тантананы мәктәпләр арасында узган строй җыры конкурсы җиңүчеләре - Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән һәм Олы Урсак мәктәпләре укучылары башлап җибәрде.



- Бу сугышка районыбыздан ун мең кеше киткән, шуларның яртысыннан артыгы яу кырларында ватаныбыз өчен башларын салган... Без сезнең алда мәңге бурычлыбыз. Гомерен, яшьлек елларын Җиңү хакына корбан иткәннәргә рәхмәт әйтеп, баш иябез, - диде үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Ватан өчен көрәштә батырларча һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәмгә килүчеләрне Татарстан Президентының вәкиле Руслан Григорьев, Апас һәм кайбыч хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин, Ябалак авылында гомер кичерүче ветеран Александр Маклашов, Казан федераль университетының проректоры Рияз Минзарипов та тәбрикләде.
Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгышы тантанага тагын да җете төсмерләр өстәде, бәйрәм төрле төсләрдәге салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм парадына сугыш ветераннары җыелды