Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең XXII конференциясе узды

Олы Кайбычта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Кайбыч җирле бүлегенең 22нче конференциясе узды. Аның эшендә 60 делегатның 48е катнашты. Конференциянең көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды. Шуларның беренчесе - партиянең Кайбыч җирле бүлегенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашуы турында район башлыгы - "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы...

- 14 сентябрьдә көндәшлек шартларында булып узган сайлауларда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең иң күп тавыш җыюы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук дәүләт һәм муниципаль органнар алып барган социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси курсның нәтиҗәсен, халыкның партиянең төбәк бүлеге алып барган эшчәнлеккә позитив бәя бирүен күрсәтә, - дип башлады ул чыгышын.

Сайлау нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен республикада барлык сайлаучыларның 84,2 проценты, ә Кайбыч муниципаль районында 98,38 проценты тавыш бирде. Партия исемлекләре буенча, депутат мандатына - 47 кандидат, ә бермандатлы округлар буенча, тәкъдим ителгән партияләрнең 36сы ия булды. Бу исә республиканың законнар чыгаручы җыенында "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре күпчелекне тәшкил итә, дигән сүз. Узган сайлау кампаниясе "Бердәм Россия" партиясенең абруен тагын да күтәрде.

- Сайлаулар уңышлы узса да, бу әле тынычланырга мөмкин, дигән сүз түгел, планнарыбыз зурдан, алдыбызда торган шактый мәсьәләләрне хәл итәсе бар, дип дәвам итте чыгышын Альберт Рәхмәтуллин. - Районыбызның патриоты буларак, барчагызга да шуны әйтәсем килә: нинди генә постны биләсәк тә, кайдан икәнлегебезне онытмыйк, без барыбыз да, иң беренче чиратта, шушы җирдә туып-үскән кешеләр, мин үзебезнең районның һәрбер кешесе өчен җан атам һәм барчагызны да шулай булырга чакырам. Кешеләрне яратырга һәм, ни генә булса да, әйткән сүзне үтәргә тырышырга кирәк. Акча ул була да, бетә дә, иң мөһиме - намус.

Иске Тәрбит авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Галина Семенова үз чыгышында безнең район җитәкчеләренең сүзләре эш белән тәңгәл килүен әйтте. "Альберт Илгизәрович март аенда авылыгызда августта клуб булачак дигән иде, һәм ул шулай булды да", - диде.

Конференциядә шулай ук Татарстан Дәүләт Советына Апас бермандатлы округыннан сайланган депутат Илшат Гафуровның ярдәмчесе Людмила Ногманова да чыгыш ясады. Ул Кайбыч районында өстенлекләрнең дөрес билгеләнүенә басым ясады. "Без исә, үз чиратыбызда, мәгариф өлкәсендә кулыбыздан килгән ярдәмне күрсәтәчәкбез. Укучыларны төп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә ярдәм итәчәкбез. Ял көннәрендә, каникул чорында, бирегә килеп - консультацияләр, интернет аша семинарлар, вебинарлар оештырачакбыз. Боларның барсы да бушлай булачак. Әлбәттә инде, теләгән кешене үзебездә кабул итәргә дә әзербез, - диде ул.

Конференция эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч җирле бүлеге сәяси Советы составына үзгәрешләр кертелде. Ринат Зиннәтуллинның вәкаләтләре туктатылу сәбәпле, аның урынына Дания Бәдертдинова кандидатурасы тәкъдим ителде. Яшерен тавыш бирү уздырганнан соң, башкарма комитет эшләре белән идарә итүче, "Бердәм Россия" партиясенең Олы Кайбычтагы "Үзәк" башлангыч бүлеге секретаре Дания Бәдертдинова сәяси Совет составына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең XXII конференциясе узды