Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта Сабантуйга өй туйлары гөрли башлаячак

Олы Кайбычта үзәк сырхауханәдән ерак булмаган урында тагын бер урам барлыкка килде. Төньяк урамы. Төзүчеләр кай арада өлгергән диген, кыска гына вакыт эчендә бөтенесе бер төрле, өр-яңа "игезәк" йортлар салып куйганнар. Нәкъ җырдагыча, исем китеп карап тордым, булганмы монда дала дип. Югыйсә, әле узган елның көзендә генә анда урман полосасы...

Район үзәгенә ямь биреп утыручы әлеге йортларның заказчысы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Төзелеш республика бюджетыннан финанслана. Бүгенге көнгә тугыз йорт төзелеп, түбәсе ябылган.

- Заманча итеп төзелгән бу йортлар районның социаль, бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләрне торак белән тәэмин итү максатында төзелде. Аларның хуҗалары билгеле инде. Төзүчеләр хәзер йортларга ишек, тәрәзәләр куя. Су кертелгән, ә эчке эшләре, газлаштыру, санузел, идән җәю, түшәмен ясау киләсе язда башкарыла. Кыскасы, бу йортлар киләсе Сабантуйга кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш, - диде башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов.

Район үзәк сырхауханәсе бухгалтериясендә эшләүче, ялгызы гына ике бала үстерүче Любовь Сәлахетдинова шушы йортларның берсендә яшәячәк бәхетлеләрнең берсе.

- Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә чиратта тордым. Бу исемлеккә мине Әфганстанда интернациональ бурычын үтәүдә катнашкан солдатның тол хатыны буларак керткәннәр иде. Хәзерге вакытта без яшәгән йорт илле еллап элек төзелгән, ул искерде инде. Яңа урамнан йорт бирүләренә үзем дә, балаларым да бик шатланды. Минем үтенечемне тормышка ашырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлемен, төзүчеләр өйнең җәй башында әзер булачагын әйтте, - диде ул.

Димәк, Кайбычта өй туйлары гөрләячәк әле. 2015 елда да районда төзелешләр туктап тормаячак. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, алдагы елда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча республикада 26 программа тормышка ашырыла һәм без шуның 15енә кергән. Бу программалар буенча районда барлыгы 124 миллион 045 мең сумлык төзелеш эшләре алып бару планлаштырыла. Кайсы авылда нинди төзелеш булачагы нигездә авыл җирлекләрендә ел башында узучы отчет җыелышларында халык үтенечен исәпкә алып билгеләнде. Әлбәттә, эш күләме, ихтыяж зур, шуңа да муниципалитет башлыгы авылларда төзелешләрнең планлы рәвештә алып барылачагын, 2016 елгы программаларда да актив катнашачакларын әйтте. Хөкүмәт авыл хуҗалыгы районнарына әнә шулай миллионлап ярдәм күрсәтә икән, моңа шатланырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта Сабантуйга өй туйлары гөрли башлаячак