Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать бүлеге ачыла

Заманча мәгариф системасы укучыларның сәләтләрен һәрьяклап ачуны күздә тота. Иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигәр өчен мәктәпләрдә түгәрәкләр эшли, Олы Кайбычта сәнгать мәктәбе, Колаңгы, Иске Тәрбит, Иске Чәчкабта аның филиаллары белем бирә. Яңа уку елында Кайбыч сәнгать мәктәбендә балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак.

Быел биредә сынлы сәнгать бүлеге эшли башлый. Әлегәчә укучылар музыка уен коралларын үзләштерде, вокал, театр сәнгате белән шөгыльләнде, хәзер исә рәсем ясау, дизайн белән мавыгучыларга да ишекләр ачык булыр. Яшь белгеч Валентина Лукина дизайн серләрен ачарга әзер. Яңа бүлек турындагы хәбәр укучылар, әти-әниләр арасында да кызыксыну тудырган.

- Валентинабыз үзебезнеке, Хуҗа Хәсән кызы. Канаш шәһәрендәге педагогика көллиятендә дизайнер белгечлеген алып кайткан, читтән торып, югары белем ала. Безнең өчен чын мәгънәсендә табыш булды ул, ник дисәгез, махсус сәнгать белемле педагогларга кытлык кичерәбез. Ярый, әлегә мәктәбебездә укытучылар җитәрлек, әмма район авылларындагы мәктәпләрдә филиалларны арттырыйк, дисәк, кадр­лар җитмәү үзен сиздерә. Югыйсә, җыр-моңга сәләтле укучылар һәр мәктәптә бар ул, дәресләрдән соң Олы Кайбычка йөреп укырга һәркемнең дә мөмкинлеге юк бит, - дип, борчылуын белдерде сәнгать мәктәбе директоры Гөлнар Җиһаншина.

Сүз уңаеннан, Валентина турында бер язган идек инде. Хуҗа Хәсәндәге балалар бакчасының диварларын әкият геройлары белән бизәгән Валя бит ул!

Төркемнәр тупланып беткәч, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә дәресләр үткәрергә уйлыйлар. Пластилиннан әвәләү, рәсем ясау сабыйлар өчен кызыклы булачак, дип саный мәктәп педагоглары.

Сәнгать мәктәбендә дәресләр инде башланган. Бер яктан баян моңы ишетелә, икенче бер бүлмәдә кемдер фортепианода ноталар чыгара. Белем йорты директоры әйтүенчә, узган уку елында 126 яшь сәнгать сөюче шөгыль­ләнгән, чыгарылыш сыйныфны дүрт укучы тәмамлаган. Быел да теләк белдерүчеләр бихисап икән.

- Сөенечле хәбәребез дә бар: ике ел элек мәктәбебезне тәмамлаган беренче карлыгачыбыз Зөлфия Сабирова, Кошман мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлап, Тәтештәге педагогика училищесына укырга керде. Музыка бүлегендә укыячагын ишеткәч, аеруча сөендек. Димәк, тырышлыгыбыз бушка китмәгән, табигатьтән килгән сәләтен үстерә алганбыз! - дип, шатлыгын уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать бүлеге ачыла