Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта Яңа елда өй туйлары гөрләде

Узып киткән ел төзелешләргә аеруча бай булуы белән дә истә калды.

Районда байтак яңа объектлар - күпфункцияле үзәкләр, заманча спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты. Кыска гына вакыт эчендә Олы Кайбычта Шәүкәт Галиев урамында узган ел төзеп тапшырылган икешәр катлы ике йорт янәшәсендә тагын ике йорт калкып чыкты. Әлеге йортларны район бюджеты хисабына "Заман" җәмгыяте төзеде. Яңа елга берничә көн кала, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге йортларның хуҗаларына - Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимеровага һәм "Кайбыч таңнары" газетасы хезмәткәре Алсу Кәлимуллинага рәсми төстә йорт ачкычларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта Яңа елда өй туйлары гөрләде