Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта яшәүче күпбалалы аналар династиясе “Әниемә чәчәк бәйләме” дигән тантанада катнашачак

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россия күләмендә билгеләп үтелүче Аналар көне уңаеннан Казанда ел саен "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән тантана уза.

Татарстан Президенты катнашында үтүче бу тантанага республиканың барлык районнарыннан да әниләрнең иң-иңнәрен чакыралар. Быелгысы башка еллардан аерыла кебек: бәйрәмгә күпбалалы аналар династиясен чакырганнар.

Казанга баручылар исемлегендә Олы Кайбычтан Зөләйха Баһавиева исемен күреп гаҗәпләнебрәк тә куйдым. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлегендә эшләгәч, теге-яки бу мәгълүмат сорап еш мөрәҗәгать итәргә туры килә аңа. Әмма бу яшь ханымның күпбалалы ана булуын белми идем әле. Баксаң, өч бала әнисе икән ул. Кайчандыр, биш, ун, аннан да күбрәк балалы гаиләләр күпбалалы дип аталып йөрсә, хәзер, демография аксаган чорда, өч бала табучылар да шулар рәтенә керә. Гаилә­лә­ре белән якыннанрак танышу максатында Баһавиевларга юл тоттым. Хәер, бер авылда яшәгәч, күпмедер дәрәҗәдә таныш та инде без. Гаилә башлыгы Илгизне башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәм­чесе буларак беләбез. Әмма аны күреп булмады, эш белән Казанга киткән иде.

Ерактан ук балкып утыручы йортта, май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, уңган кешеләр яшәве әллә каян күренеп тора. Йорт-җирләре төзек, тормышлары җитеш.

Бусаганы атлап керүгә, зал ягыннан мәктәп формасы кигән малай йөгереп чыкты.

- Булачак нигез хуҗасымы син, - дип икенче класста укучы Илфатның аркасыннан сөям.

Сабыр, акыллы булуы йөзенә чыккан Вәсилә апа, Зөләйханың каенанасы, елмаеп, сүзгә кушылды:

- Илфатыбыз төп йорт җылысын саклаучы булырмы инде. Менә улым белән киленемә гел әйтәм, тагын берәр малай алып кайтыгыз әле дип. Тыңламыйлар шул. Бала - өйнең нуры бит ул. Мондый матур тормышта рәхәтләнеп бала үстереп кенә ятасы да бит.

Кызлары - уку алдынгылары Язилә - унберенче, Рәзилә тугызынчы класста белем ала. Алар да мәктәптән кайткан иде. Кунакка Иске Чәчкабтан дәү әниләре Дания дә килгән. Дания апа да тормыш иптәше Галимулла белән биш бала тәрбияләп үстер­гән. Олы кызлары - химия фәннәре кандидаты, югары уку йортларының берсендә студентларга химиядән белем бирүче декан урынбасары Зөһрә генә Казанда яши, калган дүртесе язмышларын туган җирләре белән бәйләгән. Зөләйхалары - Олы Кайбычта, ә Алмаз, Дилә, Гүзәле гаиләләре белән Иске Чәчкабта яши. Зур гаиләдә үскән Зөләйха ишле гаиләгә килен булып төшә. Озак еллар буена авыл кулланучылар җәмгыяте бухгалтеры булган Вәсилә апа һәм пекарняда эшләгән Харис абый үз кызларыдай кабул итә аны. Харис дигән сүз чыгуга, Вәсилә апаның күзләре яшьләнә, былтыр пар канатлары каерылган шул аларның. Ә нәселләре чыннан да затлы. Шул затлы нәселне дәвам итәргә, буыннар чылбырын өзмичә сакларга килгән килен бит ул! Дүрт балалы бу гаиләдә хезмәт тәрбиясе, гыйлемгә омтылыш, бер-береңә, тирә-юньдәге­ләргә хөрмәт, кешеләрне рәнҗетмәү, рәхим-шәф­катьле булу - яшәү кагыйдәсе. Балаларының дүртесе дә югары белемле. Илхам, Илгиз Казандагы университетта физика факультетында, Олы Кайбыч мәктәбенең химия укытучысы- Бәрлебашы килене Гөлия Рәхмәтуллина химия факультетында укыган. Төпчекләре - Иске Чәчкабка килен булып төшкән Лилия Алкина башта сәүдә техникумында, аннан соң югары белем алган, хәзер банкта эшли.

- Безнең мәхәббәт тарихымы?- диде дә Зөләйха яшьлек елларына әйләнеп кайтты. - Икебезнең дә авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән чак. 1991 елда район оешкан гына ел. Бер коллективта эшләсәк тә, мәхәббәт турында уйлаган да юк. Шулай да су бетсә, бухалтерыбыз Рәмзия апа: "Зөләйха, я Илгизгә чишмәгә барырга куш әле, сине генә тыңлый ул", - дип әйтә иде. Ә Илгиз чыннан да мин әйтсәм генә су алып кайта. Ул бездән китеп, хәрби комиссариатта, аннан соң банкта эшләде. 1994 елда гына очраша башлап, 1995 елда өйләнештек. Илгиз миңа шул су алып кайтышкан чорда ук гашыйк булган, әмма әйтергә кыюлыгы гына җитмәгән.

Зөләйханың - каенанасын, ә Вәсилә апаның киленен хөрмәт итеп яшәве әллә каян сизелеп тора.

- Әни сельпода пенсиягә чыккач та бухгалтер булып эшләде әле. Икенче балам белән декрет ялында утырганда ул миңа: "Син әйт кенә, кайчан эшкә чыгасың, мин шул көнне эштән туктыйм", - ди.1 октябрьдә эшкә чыктым, әни нәкъ шул көнне эштән туктады. Өч балам да балалар бакчасына йөрмәде диярлек, әни үстерде.

Шушы гади генә мисал да гаиләнең имин, тату икәнлеген дәлилли тү­гелме соң? Ә Баһавиевларның йорты буш тормый: шушы нигездә үскән балалар оныкларын ияртеп кайта, әле Бәрлебашы, Иске Чәч­кабтан кода-кодагыйлар килеп төшә, туганнар җыела. Күпбалалы гаиләдә тормыш әнә шулай кайный.

- Шулай да Вәсилә апа сүзне үлчәп кенә сөйли, аз сүзле,- дим сабуллашканда Зө­ләйхага.

- Безгә күз тиюдән курка ул...Бар теләге - балалары бәхетле булсын да, хәвеф-хатәрләргә очрамасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта яшәүче күпбалалы аналар династиясе “Әниемә чәчәк бәйләме” дигән тантанада катнашачак