Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта яшәүче Сабахетдин ага 60 ел элек Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнашуын бүгенгедәй хәтерли

1954 елның августында Мәскәүдә, СССРда беренче мәртәбә, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Бу вакыйгага 60 елдан артык вакыт узса да, минем күңелдә аның белән бәйле хатирәләр әле дә яши. Чөнки үземә дә анда катнашырга туры килгән иде.

Миңа, тугызынчы классны тәмамлаган укучыга, беренче тапкыр илебез башкаласы Мәскәүгә бару, бигрәк тә, шундый зур күргәзмәдә катнашу һәм андагы павильоннар белән танышу - зур вакыйга булды. Мәктәп умартачылыгындагы тырышлыгым өчен җибәрделәр мине анда. Күргәзмә мәйданындагы 16 павильонда 16 союздаш республика тәкъдим ителгән, барысы да милли үзенчәлекләрне истә тотып бизәлгән. Татарстан АССР бүлеге дә шунда урнашкан иде һәм мин анда үзем ясаган экспонатларны күрдем. Күргәзмә мәйданының уртасында халыклар дуслыгы фонтаны эшли, ә тирәсендә 16 союздаш республиканың хатын-кызлары алтын төсендәге киемнәрдән кунакларны каршы алып торды. Мәскәүгә баргач, миңа Иосиф Сталинның мавзолейдагы гәүдәсен дә күрергә туры килде. Күргәзмәдә катнашуым турындагы таныклык кәгазен әле дә кадерләп саклыйм. Аны безгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең төп комитеты тапшырды. Ә күргәзмә рәисе кул куйган икенче таныклыкта минем анда умартачылык буенча әйберләр эшләп катнашуым әйтелә. Мин бу күргәзмәдән медаль белән кайттым. 1958 елның декабрендә, армиядән кайтканда Мәскәүдә кабат булдым. Сталинны мавзолейдан алганнар иде инде. Күргәзмәгә дә бардым, әмма анда беренче баргандагы кебек матурлыкны күрмәдем.

Хәзер инда күргәзмә ВСХВ түгел, ВДНХ итеп үзгәртелде. Күп кенә павильоннар үзгәртеп корылган, космос павильоны ачылган, диләр. Бик күрәсем килә андагы үзгәрешләрне. Ходай ярдәменнән ташламаса, бу теләгем дә тормышка ашыр дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта яшәүче Сабахетдин ага 60 ел элек Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнашуын бүгенгедәй хәтерли

2
X