Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычтан Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар тормышларын мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый

Иртәгә һәм берсекөнгә бер-бер артлы ике зур бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез. Аның берсе мөбарәк Корбан гаете булса, икенчесе - Укытучылар көне. Шушы бәйрәмнәр алдыннан мин Олы Кайбычта яшәүче Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар гаиләсенә юл тоттым. Газетабызның бәйрәм санында төп урынны бу гаиләгә бирүебез бер дә очраклы түгел, гомер-гомергә изге һәм мактаулы...

Алсу һәм Илмасның бөтен тормышы мәктәп һәм балалар белән бәйле. Алсу Олы Кайбыч мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ә Илмас Кошман мәктәбе коллективына җитәкчелек итә. Бер районда туып-үсеп, Казанда бер институтта белем алып, янәшәдәге тулай торакларда гына яшәсәләр дә, алар биредә мәктәптә таныша. Борындык кызы Алсуны Олы Кайбыч мәктәбенә эшкә билгелиләр. Ә Илмас ул чакта биредә математика һәм информатикадан укыта торган була. Гаилә корганнарына ундүрт ел. Берсеннән-берсе акыллы өч кыз тәрбиялиләр. Җиденче һәм дүртенче класста укучы Айсылу һәм Зөһрә әти-әниләре белән бергә - намазда. Иртән дә уятабыз, Зөһрә әле кечерәк булса да, апасы эшләгәнне эшләтергә тырышабыз, жәлләмибез, тәртипкә күнеп үссеннәр дибез, ди Алсу.

Мин килгәндә гаиләдәгеләрнең бөтенесе дә өйдә иде. Кызларның зурлары, күренеп, исәнләшеп кенә алдылар да, икенче каттагы бүлмәләренә дәрес әзерләргә менеп киттеләр. Дүрт яшьлек Зөләйха рәсем ясый, яза һәм күбрәк - әтисе итәгендә.

Алсу да, Илмас та сайлаган һөнәрләрен күңел биреп башкаралар, иң яраткан темалары да - мәктәп һәм балалар. Бергә эшләгендә алай ук түгел иде, хәзер аерым мәктәпләрдә булгач, сөйләшәсе сүзләр байтак җыела, диләр.

-Һөнәр сайлаганда миңа төп юнәлешне әнинең абыйсы Фәһим абый Хәялиев бирде. Ул гомер буе Олы Кайбыч мәктәбендә математика фәнен укытты. Мин аның урынына эшкә кайттым, - ди Илмас Хәмидуллин. Мәктәпне тәмамлагач кайсы уку йортына барачагымны белдем, әмма укытучы булырмын дип уйламадым, дисә дә, Илмас инде үзен мәктәптән һәм балалардан башка күз алдына да китерми.

Алсу белән Илмасның кызлары да үзләре кебек булдыклылар: төрле конкурс-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында катнашып, диплом һәм грамоталар алалар. Зөһрә, әле кечкенә булуына карамастан, вокал буеча "Йолдызлык" фестивале дипломанты.

Бу гаилә, күптән түгел генә башкалабыз Казанда уздырылган "Нечкәбил" фестивалендә катнашып, "Халык традицияләре" номинациясендә өченче урынга чыкты.

Әлеге җиңүләр һәм уңышларның берсе дә күктән төшмәгән, әлбәттә. Һәрберсе - тырышлык, үҗәтлек, эзләнү, тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр, һөнәри үсешкә омтылу нәтиҗәсе.

Алсу шулай ук мәктәп эшенә тулысынча чумган. Узган уку елында ул район күләмендә оештырылган "Ел укытучысы" бәйгесендә өченче урынны яулаган. 2013 елда укытучыларның "Иң яхшы мастер-класс" Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, "Иң гыйлемле татар теле укытучысы" номинациясендә җиңүгә ирешкән. Укучылары район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннарны яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтан Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар тормышларын мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый

2
X