Олы Подберезье авылында яшәүче Евдокия Ермушинага 95 яшь тулды
Чит кеше ярдәменә мохтаҗ Евдокия әби үзен кайгыртучыларга рәхмәтле. Биш ел инде утырып-ятып кына тора ул, йөри алмый.
Сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган өлкән буын кешеләре юбилейлары уңаеннан Россия Президенты исеменнән җибәрелгән хатларны ничек шатланып кабул итүләрен күрсәгез иде сез! Бөек Җиңүне якынайтуга керткән тырыш хезмәтләренә рәхмәт сүзләре белән сугарылган ул хатлар алар өчен иң кадерле бүләк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хатны укып та бирде, үз бүләген дә тапшырды.
- Тагын биш елдан сезне 100 яшьлек юбилеегыз белән дә котларга киләчәкбез әле, - дип тә әйтеп куйды.
Бөек Октябрь революциясеннән соң туган Евдокия ачлы-туклы бала чагын, колхозлашу чорын, Бөек Ватан сугышы елларын хәтерли әле. Дүрт абыйга бер сеңлекәш булса да, иркәләнергә туры килмәгән шул аңа. Бер абыйсы сугышта һәлак булган, калганнары да хәзер исән түгел инде. Бу хакта искә дә төшерәсе килми, күзләрендә сагыш сирпелә. Гаилә корырга да насыйп булмаган. Кырык елдан артык мәктәптә җыештыручы булып эшләгән Евдокия Гавриловнаны социаль хезмәткәр Вера Чекмарева карый.
- Без аны болай да яккан мунчабыздан, пешкән ашыбыздан калдырмый идек инде. Социаль хезмәткәр итеп билгеләнгәч, икеләтә җваплылык тоям. Әбине карарга тормыш иптәшем Анатолий да булыша. Без юкта ашыйсы килсә дип, кровать янындагы тумбочкада термоста чәй, азык-төлек калдырам, шуннан үзе алып ашый, - диде ул.
"Алтын тутыкмас, яхшылык онытылмас", - диләр бит. Евдокия әби кебек ярдәмгә мохтаҗлар безнең дә кайгыртуга мохтаҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев