Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Подберезьеда капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

30 сентябрь Олы Подберезье авылы халкы күңеленә иң куанычлы көннәрнең берсе булып кереп калыр, мөгаен. Чөнки нәкъ шул көнне капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда "Каенкай" балалар бакчасы ачылды.

Мәктәп белән янәшә торган әлеге бина узган гасырның 1974 елында төзелгән булган һәм шул вакыттан бирле анда капиталь ремонт ясалмаган. 2009 елга кадәр бу бина урта мәктәпнең интернаты булып торган.

- Безнең балалар бакчасы 1980 елда Киров урамында төзелгән иде. Илебезгә оптимальләштерү җилләре килгәч, 2009 елда безне хәзерге бинага күчерделәр. Кышын биредә салкын була иде. Шул сәбәпле, кышкы чорда бакчага балалар да аз йөрде. Хәзер капиталь ремонттан соң, хәлләр уңай якка үзгәрер, дип ышанабыз. Бүгенге көндә балалар бакчасында 25 бала исемлектә тора, аларны иртәгедән кабул итә башлыйбыз. Ремонттан соң бакча танымаслык булып үзгәрде. Бу - безнең өчен дә, балалар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә бик куанычлы хәл. Барлык авылдашларыбыз исеменнән республикабыз, районыбыз җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтебез зур, - диде "Каенкай" балалар бакчасы мөдире Светлана Федина.

Бакчага йөрүче сабыйларның шатлыгын уртаклашырга авыл халкы, мәктәп коллективы, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ремонт эшләрен алып барган "Алтаир-1" төзелеш оешмасы прорабы Леонид Кужнуров катнашты.

- Бүген биредә барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга. Кыска гына вакыт эчендә төзүчеләр бик зур эш башкарды, бакчаны танымаслык булып үзгәрттеләр, рәхмәт аларга. Шулай ук, республикабыз җитәкчеләренә рәхмәтлемен, әлеге бинаны 30 ел элек төзелгән балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау программасына кертеп, республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Бу эшне башкарып чыгуда Петр Чекмаревның да өлеше зур, авыл халкы һәм үз исемемнән аңа да рәхмәтләремне белдерәм. Бакчаны барыгыз да кереп карарсыз, ул бик матур килеп чыкты. Хәзер инде монда кышкы чорда балалар туңып утырмаячак, - диде Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләү чыгышында. Ул шулай ук төзүче оешма җитәкчесе Ринат Миначевка, төзелеш бригадасы бригадиры Илсур Кәримовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев үз чыгышында ремонт эшләрендә катнашкан барлык кешеләргә, шулай ук бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантанада бакчага йөрүче, беренче класста укучы балалар чыгыш ясады. Төзелеш оешмасы вәкиле Леонид Кужнуров балалар бакчасы мөдире Светлана Фединага бинаның символик ачкычын тапшырганнан соң, ал тасма киселде. Шуннан соң, барлык кунаклар бакчага үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезьеда капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды