Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбит хат ташучысы Татьяна Малованың “Иң яхшы авыл почтальоны” бәйгесендә җиңәргә шансы зур

Олы Тәрбит авылы хат ташучысы Татьяна Малова үз һөнәренә тугрылыклы: үземне башка профессия кешесе дип күз алдыма да китерә алмыйм, ди ул. Унбишенче елын хат ташучы булып эшләүче Татьяна белән, без, журналистлар, инде күптәннән таныш. Подписка вакытларында даими очрашабыз, газета укучыларыбыз янына да бергәләп барабыз. Һәр очрашуыбызда аның җитезлегенә, туган...

- Ике авыл арасы ике чакрымнан бераз артыграк булса да, авылыбыз урамнары озын безнең: бер көнне юри генә санап караган идем, почта тараткан көнне җиде чакрымлап юл узам икән. Дөрес, җәен велосипедта йөрим, - ди Татьяна. - Юк, бу һич кенә дә зарланып әйтүем түгел, эшемне бик яратам. Авыл халкыннан рәхмәт сүзләре ишетү - үзе бер бәхет. Барлыгы 147 йортта кеше яши. Максатым аларның барысын да газетага яздырту. Без бит әле товарлар да сатабыз, әби-бабайлар моның өчен бик рәхмәтле. Безнең авыл халкы укырга ярата, шуңа да подписка планы һәр яртыеллыкта үтәлеп бара. Иң күп укучы гаилә - Анатолий Чартинов гаиләсе. Алар гел 4-5 мең сумлык газетага языла. Римма Смирнова, Николай Волков, Геннадий Султановлар да күп укый.

Татьяна Малованың "Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән "Иң яхшы авыл почтальоны" бәйгесендә җиңәргә шансы зур. Әнә бит, лаеклы ялдагы Глафира апа Мухина да:

- Безнең Таня кебекләр, булса да, сирәктер ул. Кар дими, буран дими газета-журналларны үз вакытында китерә, - дип мактады.

Мондый җылы сүзләрне башка авыллардагы хат ташучылар турында да еш ишетәбез. Димәк, барысы да бәйге җиңүчеләре була ала. Моның өчен "Татмедиа"ның матбугат чараларына, шул исәптән "Кайбыч таңнары"на гына яздыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбит хат ташучысы Татьяна Малованың “Иң яхшы авыл почтальоны” бәйгесендә җиңәргә шансы зур