Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбит терлекчеләре эшкә шатланып килә

Олы Тәрбит авылында җәй айларында зур терлекчелек комплексы барлыкка килде: дуңгыз фермаларын мөгезле эре терлекләр асрау өчен үзгәртеп кордылар. Тирә-юне яхшы койма белән әйләдереп алынган ферма территориясенең иркен, чиста булуы үзенә җәлеп итә.

Бүген кайберәүләр акча юк, тормыш авырланды дип мескенләнеп зарланып йөргән мәлдә, монда шәп итеп ремонт ясап куйганнар. Әйе, эшләргә теләмәгән кеше аклануның мең төрле сәбәбен таба ул, гел гаеп эзләү ягын гына карый. Ә инде киләчәкне күзаллап эшләүчеләр җаен да, акчасын да таба. "Ак Барс Кайбыч"ның "Гөбенә"дәге өченче филиалы директоры Юрий Осипов әйтеп узганча, ремонт ун миллион сумга төшкән. Шуның җиде миллионы үзләре эшләп тапкан акчадан, ә калган өч миллион сумы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан терлекчелек биналарын ремонтлау программасы буенча бирелгән. Эшлим, дип торучыларга Хөкүмәт үзе дә әнә шулай ярдәм итәргә генә тора.

Биредә ремонт эшләрен май аенда башлаганнар. Элек дуңгызлар тотылган өч торакны таналар асрау өчен үзгәртеп корганнар. Аларның стеналарын гына калдырып, түбәсен, идәннәрен, тәрәзә, ишекләрен сүтеп яңага алыштырганнар. Идәннәренә бетон түшәлгән, тирес чыгару җайланмалары, азык өстәлләре бар, ишекләре трактор кереп йөрерлек итеп зурайтылган. Ферма тирәсендәге юлларга таш түшәлүе үзе генә дә ни тора! Тирес вакытында кырга чыгарылып барыла, кардалары иркен, анда кышка җитәрлек салам ташып куелган.

- Без малларның баш санын арттыруны максат итеп куябыз. Хәзерге вакытта бу фермада 950 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 342се - савым сыерлары. Кышкы чорда да сынатмыйбыз, һәр сыердан 16 килограммга якын сөт савып алабыз. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сөтне 450-500 килограммга артыграк җитештерәбез, - диде управляющий Олег Корников. - Үзгәртеп корылган өч бинага таналар урнаштырдык, мартта бозаулый башлыйлар. Алар бозаулагач, савым группалары оештырабыз. Шуның белән без ун кешегә өстәмә эш урыннары булдырдык. Сөтбикәләрнең баш саны таналар хисабына арткач, сөт җитештерү күләме дә үсәр дип ышанасы килә. Ә ремонтка тоткан чыгымнар берничә елдан соң үзен аклар дип әйтергә тулы нигез бар.

- Фермага шатланып эшкә киләбез. Терлекчеләр турында даими кайгыртуларын үз мисалыбызда ачык күрәбез. Хәзер эш шартлары күпкә җиңеләйде. Чиләк-чиләк сөт ташулар артта калды, без сауган сөт үткәргечләр аша сөт цехында җыела, - диде дистә елдан артык биредә эшләүче Галина Корникова. -"МТЗ-82" тракторчылары Николай Корников төягән азыкны Александр Чартинов малларга тарата. Терлекләр алдыннан җылытылган су бер дә өзелми. Ял бүлмәбез бар, ясалма орлыкландыру операторы, ветеринария врачының да эш бүлмәләре аерым.

Савымчылар Галина Заказова, Эльвира Морозова, Жанна Романова, Наталья Мамина, Надежда Корникова, Римма Исаевалар да шул фикердә. Алар продукция мул булганда гына хезмәт хакларының яхшы, хуҗалыкларының ныклы булуына ышана.

Районыбыз терлекчеләре илебез халкын терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Олы Тәрбит уңганнарының да өлеше саллы анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбит терлекчеләре эшкә шатланып килә